Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Һәр сабый гаиләдә үссен

"Приют, балалар йортларыннан тәрбиягә алынучы ятимнәр санының килүчеләргә караганда күбрәк булуы шарт. Гаилә җылысын берни белән алыштырып булмый. Бала вакытлыча яшәп тору учреждениесендә күп дигәндә бер ел тәрбияләнергә тиеш", - диде РФ Президенты каршындагы бала хокуклары буенча вәкил Павел Астахов узган атнада Казанга килгәч ясаган чыгышында. Билгеле, һәр ятимне дә...

Яшел Үзән районында ур­нашкан Норлат балалар йортында да шундыйрак хәл күзәтелә. Җи­ңел генә бармый эшләре, әлбәттә. Кайчакта ятим­нәр­не кире китереп бирүчеләр, яки, сагынып, үз­ләре үк кире кайтучылар да юк түгел икән. Бүген биредә 54 бала тәрбияләнә. Мисал өчен, биш ел элек аларның саны йөздән дә артып киткән булган. Кызлар биредә "дефицит" икән - алар нибары 14 кенә. Ятимнәр өчен барлык шартлар да тудырылган. Балалар табиблар күзәтүе астында, өсләрендә матур, җылы киемнәр, тамаклары тук. Изге күңелле мәрхәмәт ияләре биредән өзелми. Аларны кыйммәтле бү­ләк­ләр, киемнәр белән шаккаттырып булмый. Ә менә назлы караш, игътибар, күңел җылысына мохтаҗлык бар. Шуңа да кунакка килгән яшьтәшләрен аеруча җылы каршы алалар. Иске Чәчкаб мәк­тәбенең башлангыч класс укучылары күр­сәткән "Тыл­сымлы теремкәй" әкиятен бирелеп, яратып карадылар.

"ЭКО" мәктәптән тыш эшләр үзәге Кайбыч районы мәктәпләре җибәргән Яңа ел күчтәнәче - киемнәр, уку кирәк-яраклары, уенчыклар һәм башка кирәкле әйберләрне ел саен шулай балалар йортына Яңа ел бәйрәмнәрендә тапшыруны матур традициягә әверелдерде. Үзәк методисты Сиринә Шәрәфиевага, Иске Чәчкаб мәктәбе укытучылары Эльмира Хәсәнова, Энҗе Гыйльманова, Лилия Хәйретдиноваларга һәм яшь артист­ларга Рәхмәт хатлары тапшырдылар.

Мәктәпкәчә яшьтәге сабыйларның яңа уенчыкларга шатлануын онытылып уйнауларыннан күрдек. Болары бигрәк тә кызганыч, ата-ана назына аеруча мохтаҗ вакытлары бит. Ярату, наз, күңел җылысын бирә алучы әти-әниләрне яңа уенчыклар гына оныттыра алса икән...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яшел Үзән районы