Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Рамил һәм Ранис Президент белән сөйләште

Рөстәм абыйлары Миңнеханов белән сөйләшүдән Иске Чәчкаб авылында яшәүче игезәкләр Рамил белән Ранисның шатлыклары эченә сыймады! Сөенерлек тә шул: Татарстан Президенты аларга ике яңа баян сатып алырга ярдәм итәчәген ышандырды ич!

Рөстәм Миңнехановның видеорежимда гражданнарны кабул итүе вакытында күпбалалы Гаттаровлар гаиләсе катнашты. Район башлыгы Альберт Рәхмә­тул­линның эш бүлмәсенә алар әниләре Гөлнара ханым белән килгән иде. Егет­ләр Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктә­бенең 3 сыйныфында белем ала, Кайбыч балалар сәнгать мәктәбендә инде икенче ел баян уйнау серләренә төшенә­ләр. Игезәкләрнең бар әйберләре дә икешәр, ә менә баяннары - икесенә бер генә. Чиратлашып уйнарлар иде дә, тик берсе баянда сыздырганда икенчесенең карап кына торасы киләме соң - кушылып уйнау кызыграк бит!

- Исәнмесез, Рөстәм абый! Без - Рамил белән Ранис. Сәнгать мәктә­бен­дә баян классында укыйбыз. Икебезгә дә баян кирәк иде, ярдәм итмәссезме икән? - дип мөрә­җәгать итте алар Президентка.

- Ярар, егетләр, иганәчелек белән шөгыльләнүче акчалы абыйларыгызга әйтербез, ярдәм итәрләр. Ә сез үз чиратыгызда тырышып укыгыз, гармунда шәп итеп уйнарга өйрәнегез! - диде Президент аларга. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин гармуннар ияләренә кайтып җиткәнче эшне контрольдә тотарга Рамил белән Раниска сүз бирде. Соңыннан Альберт абыйлары белән бергә басып фотога да төштеләр әле! Онытылмаслык көн булды бу яшь баянчылар өчен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рамил һәм Ранис Президент белән сөйләште Иске Чәчкаб авылы