Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Раштуа бәйрәме уңаеннан Кайбыч район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның котлау сүзләре

Раштуа бәйрәме уңаеннан "Бердәм Россия" партиясенең Кайбычтагы сәяси Советы секретаре Альберт Рәхмәтуллин үзенең котлау сүзләрен ирештерде. Анда мондый юллар бар:

«Православие динендәге хөрмәтле райондашлар! Сезне муниципаль район Советы, башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән чын күңелдән Раштуа бәйрәме белән тәбрик итәм! Гасырлар узган саен әлеге дулкынландыргыч бәйрәмнең илаһи нуры яктырганнан яктыра бара. Раштуаның бөек тылсымы кеше тормышына тирән мәгънә сала, иман, өмет һәм мәхәббәт чыганагы булып тора. Күпмилләтле Кайбыч соңгы елларда моңарчы күрелмәгән рухи күтәрелеш кичерә, традицион дини нигезләребезгә кайту һаман киңрәк колач ала. Халыклар дуслыгын ныгыту, җәмгыятьтә толерантлыкның кагыйдәгә әверелүе фондында тарихыбыз белән кызыксыну арта, гыйбадәтханәләр ачыла. Башка диннәр кебек православие дә халыкка хезмәт итүдә активлык күрсәтә. Эчкечелек, наркомания кебек ямьсез күренешләрне булдырмау, милләтләр арасында дуслык җепләрен ныгытуга зур тырышлык куя. Раштуа гаиләләрегезгә иминлек китерсен. Шушы изге бәйрәм шатлык-сөенечләр алып килсен, туганнар һәм дусларны бергә җыйсын. Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, ак бәхетләр һәм иминлек телим».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Раштуа бәйрәме уңаеннан Кайбыч район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның котлау сүзләре