Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Район башлыгы Кайбыч игенчеләренә чәчүне 9 Май -Җиңү көненә тәмамлау бурычын куйды. Көннәр генә аяз торсын!

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин бүген кабат район кырларында эш барышы белән танышты. “Дубрава”, “Алтын кырлар” агрофирмаларында җитәкчеләре Евгений Тутаев, Ринат Мотыйгуллин , белгечләр, механизаторлар белән очрашты.

 Ул язгы чәчүне 9 Май – Җиңү көненә тәмамлау бурычын куйды. Кече Кайбыч, Кече Колаңгы, Колаңгы станциясе, Бортас авыллары янындагы кырларда эш гөрли. Колабирде авылы янындагы басуында борчак чәчү агрегаты янында да булдылар. Багай, Салтыйган, Ульянково, Надеждино якларында эшләүче механизаторлар да оешканлык күрсәтеп эшли.

- Тулаем алганда, кыр эшләре барлык хуҗалыкларда да оешкан төстә бара. “Алтын кырлар” агрофирмасының уҗым басулары мул уңыш вәгъдә итә. Һава шартлары уңай торса, чәчү 9- 10 майларга төгәлләнер дип уйлыйм, - диде Альберт Илгизәрович.
Альберт Рәхмәтуллин басуларны авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов һәм үсемлекчелек буенча консультант Юрий Осипов белән берлектә карады.
Соңгы ике көндә яңгырлар яумавыннан файдаланып, Кайбыч игенчеләре язгы кыр эшләрен тулы куәткә алып бара. 4 майга район буенча барлыгы 8300 гектар мәйданда сабан культуралары чәчелгән. Хәзерге вакытта игенчеләр сабан бодае, арпа, солы, шикәр чөгендере, борчак, берьеллык үлән чәчү белән шөгыльләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев