Район үзәгендәге оешмалар арасында Олы Кайбыч мәктәбе Яңа елга иң яхшы бизәлгән мәктәп булып табылды
Әлеге мәктәп коллективы бәйгенең иң зур бүләге- 20 мең сум акчага лаек булды. "Кайбыч" полиция бүлекчәсе -икенче урында (приз- 10мең сум), Олы Кайбычтагы "Миләшкәй" балалар бакчасы- өченче урында (приз- 5 мең сум).
Район үзәк сырхауханәсе, Картлар һәм инвалидар йорты,
торак-коммуналь хуҗалыгы идарәсе кызыксындыру бүләгенә лаек булды һәм аларга берәр мең сум акча бирелде.
Авыл җирлекләре арасында җиңүчеләр:
Иске Тәрбит авыл җирлеге- 10 мең сум;
Чүти авыл җирлеге- 5 мең сум;
Кече Мәме авыл җирлеге- 3 мең сум.
Хуҗа Хәсән авыл җирлеге кызыксындыру бүләгенә лаек булды.
Мәгариф учреждениеләре арасында җиңүчеләр:
Хуҗа Хәсән мәктәбе- -10 мең сум.
Бәрлебашы мәктәбе- 5 мең сум.
Федоровское мәктәбе- 3 мең сум.
Кызыксындыру бүләгенә лаек булучылар:
Кече Мәме мәктәбе, Хуҗа Хәсәндәге "Аленушка" балалар бакчасы.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Яңа елның соңгы планеркасында Кайбычны бәйрәм рухы керткән барлык хезмәт коллективларына да рәхмәтен белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев