Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Районның иң үрнәк гаиләләрен район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин кабул итте

Республика көне алдыннан районыбыз авылларында яшәүче иң үрнәк гаиләләрне Олы Кайбычтагы иң затлы кафеларның берсенә кунакка чакырдылар. Бу көнне биредә аларны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән тантаналы кабул итү оештырылды.

Бу тантанага барлык авыл җирлекләренән дә иң үрнәк унсигез гаилә чакырылган иде. Әгәр дә саный китсәң, бездә андый гаиләләрнең саны меңнәрчә. Әле алдагы көнне генә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың башкаларга үрнәк итеп куярлык 54 гаиләсе белән очрашу үткәргән иде, шул очрашуның җылысы икенче көнне үк Кайбычка да кайтты.

-Бүген болай җыелуның сәбәбе- үрнәк гаиләләр белән якыннан аралашу, гаилә кыйммәтләрен ныгыту, сезнең тәҗрибәне башкаларга да күрсәтү. Көчле гаилә- ил терәге ул,- диде район башлыгы.-Бәйрәм табыны артында утыручыларның барысы да диярлек миңа яхшы таныш. Сез районның, шул исәптән республиканың да социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертәсез, арагызда намус белән производствода эшләп чыккан хезмәт ветераннары да, тәрбияле балалар үстерүчеләр дә бар. Бүгенге бәйрәмебезнең төп геройлары- бәхетле парлар, авыр мизгелләрдә бер-берсенә терәк булып, шатлыгын да, кайгысын да бергә уртаклашып, җан җылысын тоеп яшәүче парлар.

Сәламләү чыгышыннан соң, зал түренә Кече Кайбычтан Гөлназ белән Мәгърүф Ярхәмовны чакырдылар. Хөкүмәт ярдәме белән ике катлы йорт җиткергән, ишегалды тутырып мал-туар асраучы бу пар мактау һәм хөрмәткә лаек. 1993 елда корган ояларында биш балага гомер бүләк иткәннәр. Дүрт кызлары һәм уллары тәртипле, үзләре эшкә булган- "Ана даны" медале нәкъ шундыйларга бирелә дә инде. Хөкүмәтебез бүләген аларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тапшырды.

Бәйрәм табыны артында утыручыларның һәрберсе белән, чиратлашып, район Советы аппараты җитәкчесе Рамилә Айзатуллова, район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Фәния Петухова, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова, ЗАГС начальнигы Рафия Гайнуллина тапшырды. Чистые Ключидан килгән Надежда һәм Иван Петровлар, Борындыктан Фәридә һәм Наил Хөснетдиновлар, Иске Тәрбиттән Людмила һәм Петр Башуриннар, Олы Кайбычтан Халидә һәм Илдар Хәмидуллиннар, Победадан Галина һәм Николай Кузенковлар, Кече Мәмедән Клавдия һәм Николай Беловлар, Чүтидән Асия һәм Руздан Гайнуллиннар, Салтыйганнан Любовь һәм Геннадий Архиповлар, Турминскийдан Айшат һәм Газимагомед Магомедовлар, Колаңгыдан Ираида һәм Александр Козловлар, Иске Чәчкабтан Фәхия һәм Фәннүр Хәйретдиновлар, Олы Подберезьедан Ольга һәм Виктор Фроловлар, Кошманнан Рамилә һәм Равил Шәфиевлар, Кыр Буасыннан Влада һәм Владимир Лебедевлар, Федоровскоедан Дания һәм Рашат Минһаҗиевлар, Кече Урсактан Асия һәм Ильяс Гәрәевлар адресыына бик күп җылы сүзләр яңгырады бу көнне.

Иске Тәрбиттән Петр Башурин үзенә сүз бирелгәч, болай диде:

-Мул табынлы әлеге тантанага чакыруыгыз өчен монда утыручыларның барысы да рәхмәтле. Гаилә ныклыгының нигезен бер-береңә хөрмәт, мәхәббәт, сабырлык тәшкил итә. Яшь гаиләләр дистә еллар буена дус-тату яшәүче парлардан үрнәк алсын иде.

Очрашу мәдәният йорты хезмәткәрләре концерты белән бергә үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Районның иң үрнәк гаиләләрен район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин кабул итте