Рәхмәтемнең иң олысы сиңа, Укытучым!
Укытучылар көнен гаилә бәйрәме дисәк, ялгышмабыз: бу бәйрәм турында белмәгән, ишетмәгән кеше юк. Барыбыз да - балачак иленнән, мәктәптә белем алдык, шуңа күрә бу көн күпләр өчен иң кадерле бәйрәмгә әверелде.
Бәлки шуңа күрәдер дә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең юлламасында республиканың һәр торак пунктында башлангыч мәктәпне саклап калуны күтәреп чыкты. Һәрберебезнең күңелендә Мәктәп һәм Укытучы турында үз хатирәләре, башкаларныкыннан үзгә кичерешләр. Кемдер беренче кыңгырауны, мәктәпкә беренче адым ясаганда дулкынлануын искә ала. Кемдер, киресенчә, 11 классны, иңендә кыңгырау тотып утыручы беренче класс сабыен һәм үзен беренче тапкыр олы кешедәй хис итү кичерешләрен хәтерендә яңарта. Тәүге тапкыр беренче укытучы белән танышу яки тәүге кабат сыйныфташ кызга гашыйк булу. Кем өчендер улы яки кызы мәктәпкә укырга кергән чактагы хатирәләр аеруча кадерле: горурлык хисе катыш бераз гына моңсулык - бүгеннән нәни кошчыгың канат астында гыны утырмас, мәктәп тормышы белән яши башлар... Мәктәп, укытучыларны уйлаганда алар белән гомер буена бәйләп торучы җепләр барлыгын аңлыйбыз. Алар безнең өчен иң-иңнәр булып кала бирә. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илдар Шакиров әйтүенчә, бездә чын мәгнәсендә талантлы педагоглар бик күп, алар укучыларына һәркөн яңалык җиткерергә, күңелләрендәге иң күркәм сыйфатларны сеңдерергә тырыша. Укытучы дигән бөек исемне йөртүчеләргә сәламәтлек, уңышлар, сабырлык телик!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев