Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Римма Ратникова: “Кайбыч үсеш юлында”

Бүген Кайбыч муниципаль район Советының 29 сессиясе үтте. Аның эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Дәүләт Советы депутаты Наил Вәлиев, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, район Советы депутатлары, оешма-предприятиеләр җитәкчеләре катнашты.

Сессия башланыр алдыннан алар Кайбыч балалар сәнгать мәктәбе, район үзәк сырхауханәсе һәм "Олимп" спорткомплексында булдылар. Район мәдәният йорты фойесында шәхси ярдәмче хуҗалыкларда, агрофирмаларда һәм эшмәкәрләр тарафыннан җитештерелгән продукциядән күргәзмә әзерләнгән иде. Анда мәктәп коллективлары да үз казанышларын яктырткан күргәзмә тәкъдим итте. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Кайбыч районының 2012 елдагы социаль-икътисадый эшчәнлеге йомгаклары һәм 2013 елга куелган бурычлар турында отчет ясады. Аның чыгышыннан күренгәнчә, Кайбыч үсеш юлында. Бу барлык төр күрсәткечләрдә дә ачык чагыла. Фикер алышуда Чүти авыл җирлеге башлыгы Алексей Козлов, "Гөбенә" агрофирмасы директоры урынбасары Василий Ефремов, район яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов та катнашты. Римма Атласовна, Кайбычтагы уңай үзгәрешләргә югары бәя биреп, аның республикадагы районнар арасында беренче унлыкка чыгарга барлык мөмкинлекләре дә барлыгын әйтте. Татарстанда игълан ителгән барлык программалар да Кайбычта уңышлы тормышка ашырыла. "Кайбыч имәнлекләре" проектының безнең төбәк өчен зур казаныш булуын, киләчәктә экологик туризм үсеше өчен нигез булачагын ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Римма Ратникова Кайбыч муниципаль район Советы