Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Россия Президенты Владимир Путиннан Камыллыга хат килеп төште!

Камыллы авылында яшәүче Марфа әби Ильинага 90 яшь тулды. Зур юбилее уңаеннан, аңа, районыбызда күптәннән яшәп килгән күркәм гадәтне дәвам итеп, илебез Президенты Владимир Путинның котлавы һәм истәлекле бүләк тапшырылды.

Өлкән кеше дигәндә, күз алдына, нишләптер, еш кына ялгызы гына көн итүче әби-бабай күз алдына килеп баса. Нихәл итәсең, тормыш кырыс - ачлык-ялангачлыкта үсеп, яшь чакта михнәттән, авыр эштән гайре берни күрмәгән буын вәкилләренең күбесе картлыгын да, сыкрап, мохтаҗлыкта һәм ялгызлыкта уздырырга мәҗбүр. Камыллыга барырга кузгалгач та, үзе белән бергә картайган кечкенә генә өендә берүзе көн итеп ятучы әби күз алдыма килеп басты. Тик, бу матур авылның эченнән узып, читендәге җыйнак кына бик матур өй каршына килеп туктагач, кәеф күтәрелеп китте: безне урамга ук йөгереп чыгып каршы алдылар. И шул вакытта моңарчы бер күрмәгән-белмәгән Марфа әби өчен сөенгәннәрем! Редакциядә эшләү дәверендә күпме ялгыз әби-бабай белән очрашып, мондый шартларда яшәүчеләрне дә күрәбез, алар өчен җан әрнеп калган чаклар да була. Илебез тарихына кан һәм күз яшьләре белән уелып язылган дәһшәтле елларның бөтен авырлыгын үз җилкәсендә кичерергә мәҗбүр булган әби-бабайларыбызны гел яхшы шартларда гына яшәтәсе килә дә бит...

Шушы авылда туып үскән Марфа әбигә дә, тормышта авырлыкны бик күп күрергә туры килгән. Хөрмәткә бик тә лаек тыл ветераннарыбызның берсе ул. Яшьтәшләре белән беррәттән, сугыш вакытында окоп та казыган, торф та чыгарган. Сугыш тәмамлангач та тормышы тамчы да җиңеләймәгән - балаларын аякка бастырыр өчен тырышкан. Ялгыз канат белән булса да, улын һәм кызын, парлы кешеләрдән ким-хур итмәскә тырышып, көнне төнгә ялгап эшләгән дә эшләгән. Балаларын да үзе кебек тырыш булырга, тормыштагы авырлыклар алдында каушап калмаска өйрәткән. Улы да кызы да, әниләре үрнәгендә, хезмәтне, ир-атныкына, хатын-кызныкына аермыйча, тигез күреп, эш сөючән булып үскәннәр. Кайберәүләр кебек, бәхет эзләп еракка да чыгып китмәгәннәр, матур гаилә корып, туган туфракта гомер итәләр. Үзләре кебек тырыш һәм тәртипле балалар үстергәннәр.

Җир йөзендә туксанынчы җәен каршылаган Марфа әби кызы Лена тәрбиясендә гомер итә. Юбилей хөрмәтенә зур өйнең түренә мул итеп табын әзерләгәннәр һәм анда туганнар җыелган иде. Әбине чәчәкләргә күмделәр, изге теләкләрен җиткерделәр. Юбилей көнендә генә түгел, һәрдаим кадердә ул. Кияве Иван да, улы Альберт белән килене Зинаида да күтәреп кенә йөртмиләр үзен. Дөресен әйткәндә, күтәреп йөртәләр. Чөнки заманында җилдән җитез йөгереп йөргән Марфа әбинең хәзер аяклары тыңламый. Шулай да ул бүгенге хәленнән канәгать. Якыннарына рәхмәтен теле белән әйтә алмаса да, карашлары күрсәтеп тора. Күбәләк кебек җиңел гәүдәле әби картлыгында, шөкер, бик кадердә. Алты оныгы, аларның балалары да, барлык туганнары да үзе өчен өзелеп тора. Тормышында авырлыкны күп кичергән ветеран мондый хөрмәткә лаек, бик тә лаек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Россия Президенты Владимир Путиннан Камыллыга хат килеп төште!