Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Россия Президентының рәхмәт сүзләре белән сугарылган котлау хаты быел беренче булып Кече Мәмегә килде

Россия Президенты Владимир Путинның фидакарь хезмәтләре өчен сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәренең юбилейлары уңаеннан рәхмәт сүзләре белән сугарылган котлау хаты быел безнең районда, иң беренче булып, Кече Мәмегә килде.

Бар гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган укытучы Ксения Алексеевага адресланган иде ул. 90 яшен тутырган әби, кызганычка каршы, урын өстендә генә ята, авырый, сөйләшерлек хәлдә түгел. Кызы Фаина, кияве Вячеслав аны сабый бала карагандай тәрбияли: кашыктан ашаталар, күтәреп кенә йөриләр. Әмма бер дә авырсынмыйлар, чөнки ул сигез балага гомер бүләк иткән, исеме зур хәрефләр белән язарлык АНА. Тормыш иптәше Георгий да гомер буе физикадан укыткан, фин сугышында, Бөек Ватан сугышы вакытында Сталинград сугышында катнашкан. Хәзер ул вафат инде.
-Әти белән әни безне чын кешеләр итеп тәрбияләде, бишебез югары белемле,- диде Мари Иленнән әнисенең юбилеена кунака кайткан улы Анатолий.


Юбилярга Президент котлавын һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин бүләген башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Россия Президентының рәхмәт сүзләре белән сугарылган котлау хаты быел беренче булып, Кече Мәмегә кил...