Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Сез күпкә сәләтле”

"Яңа юл" җитештерү кооператив крестьян хуҗалыгы, инвестордан башка эшләүче, үз көнен үзе күрүче, аягында нык басып торучы хуҗалыкларның берсе. Узган атнаның җомгасында хуҗалыкның 2012 елда ирешкән хезмәт нәтиҗә­ләре буенча отчет җыелышы булды.

Җыелыш алдыннан Олы Кайбыч мәдәният йортының "Юлдаш" төркеме "Яңа юл" уңганнары алдында концерт белән чыгыш ясады.

Хуҗалык белән унбиш елга якын җитәкчелек итү­че Рамил Тимершин узган елда ирешкән уңышлары турында сөй­ләде. Былтыр биредә кырчылык белгечләре, игенче- механизаторлар тырышлыгы белән 18080 центнер уңыш үстергәннәр. Һәр гектарның уртача уңдырышлылыгы 22,4 центнер тәшкил иткән. Игеннәрне яңгырларга кадәр җыеп алып, урнаштырырга да өлгергәннәр. Алдынгы комбайнчылар Руслан Тимершин, Фәнис Бикбов, Ришат Насыйров уңышны югалтуларсыз урып- җыюда, Рәмис Бикбов һәм Фәһим Халиков амбарга ташуда өлгерлек күрсәткән. Ашлыкны чистартып, урнаштыруда Илсөяр Тимершина, Талия Шәйхуллина, Гөлнур Минаҗиева, Әлфия Насыйрова, Гөлзидә Бикмурзина, Ландыш Гыйләҗева, операторлар Марат Хәвиев, Зөфәр Зәйнуллин, мәктәп укучылары зур тырышлык куйган.

Игеннәрдән бушап калган кырларны эшкәртеп, көзге чәчүгә туфрак әзерләүдә эшләгән Радик Гыйләҗев, Рәмис Бикбов, Айрат Гарифуллин, Илдус Хәмидуллин, Илшат Габидуллин исемнәрен мактап телгә алды җитәкче. Вакытында ягулык- майлау материаллары белән тәэмин итмәсәң, тракторлар туктап калырга мөмкин. Рөстәм Җамалов кырдагы барлык техниканы ягулык белән тәэмин иткән.

"Яңа юл" хуҗалыгының терлекчелек тармагында да уңышлары сөенерлек. Бу кечкенә хуҗалыкта 441 тонна сөт, 43 тонна ит җитештереп сатканнар. Терлекчелек продуктлары сатудан хуҗалык кассасына 6 миллион 780 мең сум акча кергән.

Ел әйләнәсе тир түгеп эшләүне таләп иткән терлекчелек тармагында уңышлар - ферма мөдире Илдар Рәхмәтуллин, ясалма орлыкландыру технологы Илдар Насыйров, савымчылар Фирая Бикбова, Гөлфия Галиева, Рәзинә Хәлиуллина, Зөлфия Фатыйхова, Дания Җамалова, мал симертү осталары Фидания Әдиятова, Румия Үзбәкова, Нурзия Габидуллиналарның тынгысыз хезмәте нәтиҗәсе. Эш кешесенә вакытында хезмәт хакы да түләп баралар. Биредә уртача айлык хезмәт хакы 10217 сум тәшкил итә. 2012 ел өчен эшчеләргә хезмәт хакын тулысынча түләгәннәр.

Терлекчелек тармагының нигезе - ныклы азык базасы булуда. Хуҗалык уңганнары җитәрлек күләмдә терлек азыгы да хәзерләгән. Биредә шәхси хуҗалыкларны да онытып бетермиләр: 280 центнер яшел масса, 77 тонна салам, 132 тонна печән таратканнар. Пай җирләре буенча да хуҗалыкның халыкка бурычы калмаган. Шулай ук узган елгы салымнар буенча һәм башка төр бурычларын каплаганнар, техника паркын яңа авыл хуҗалыгы техникасы белән баетырга да мөмкинлек тапканнар. Язгы чәчүдә катнашачак техниканы да ремонтлап бетергәннәр.

Отчет җыелышында катнашкан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе начальнигы Рифкать Басыйров "Яңа юл" хезмәтчәннәре эшенә югары бәя бирде.

- Хуҗалык җитәкчесе 2013 елга куйган бурыч сезнең өчен азрак та кебек тоела әле миңа. Тагын да югарырак үрләр яуларга сәләтле сез. Быелгы ел уңышына да көздән ныклы нигез салып калдырдыгыз. Терлекчелек тармагында бераз кызыксындыру чаралары билгеләсәгез, сөт, ит җитештерү күләме дә артыр иде. Барыгызга да илебез табынын баетудагы тырыш хезмәтегез өчен зур рәхмәтемне белдерәм, - диде район башлыгы.

Хезмәттә югары уңышларга ирешкән эшчеләр Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары, бүләккә лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Яңа юл” җитештерү кооператив крестьян хуҗалыгы