Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Шүширмәдә эшмәкәрләр Яңа ел бүләкләре таратты

Шүширмә авылы клубында да Чыршы бәйрәме быел да күңелле узды.

- Безнең башлангыч мәктәптә сигез генә укучы белем ала. Алар Кыш бабай белән Кар кызына шигырьләрен, биюләрен, җырларын алдан ук өйрәнеп куйды. Алинә Ибраһимова, Камилә Хәмидуллина, Лия Тимершина бу чирекне "4" һәм "5" билгеләренә генә төгәлләдел, - диде мәктәп мөдире Гөлназ Җәмилова.

Бәйрәмгә балалар бакчасына йөрүчеләр, өйләрендә генә тәрбияләнүче балалар, аларның әниләре, әбиләре дә чакырылган иде. Балалар бергәләшеп Кыш бабай (мәктәпнең пешекчесе Гөлсу Вәлиева) белән Кар кызын (җыештыручы Ләлә Вәлиева) чыршы янына чакырды. Клуб мөдире Зарипова алар килүенә чыршыны матур итеп бизәп куйган.

Балаларны котларга, бүләкләр өләшергә Борындык төп мәктәбе директоры Рамил Гарәфиев, авылдашлары - шәхси эшмәкәр Илдус Ганиев та килгән иде.

- Илдус абыйлары безнең балаларны ел саен онытмый, менә 4-5 ел инде авылдагы һәр балага үз бүләген әзерли. Аңа барлык ата-аналар, балалар исеменнән олы рәхмәтебезне юллап, эшләрендә уңышлар телибез, - диде Гөлназ Җәмилова.

Балаларга ул шулай ук шәхси эшмәкәр Алинә Насыйрова җибәргән бүләкләрне дә таратты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шүширмәдә эшмәкәрләр Яңа ел бүләкләре таратты