Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Район башлыгы алышынды

Бүген Кайбычка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килде.

Президент Кайбычка эш визитын район үзәгендәге Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбендә капиталь ремонт барышы белән танышудан башлады. Аннан соң мәктәп янындагы мәйданчыкта хоккей уйнаучы укучылар белән очрашты. Республика күләмендә үткәрелгән төрле ярышларда катнашып, әледән-әле җиңү яулап кайтучы яшь хоккейчылар ачык һавада шөгыльләнә, аларның махсус ябык боз мәйданнары юк. Шуңа да тренерлары Илдус Вәлиуллин Президенттан заманча стадион сорады. Рөстәм Нургалиевич "Олимп" спорт сараенда яшь көрәшчеләр белән дә очрашты, спортны тагын да үстерүләрен теләп, 100 мең сумлык сертификат тапшырды.

Рөстәм Миңнеханов Кайбыч муниципаль район Советының чираттан тыш утырышында да катнашты. Республиканың төрле министрлыклары, ведомство җитәкчеләре, район советы депутатлары катнашында узган әлеге утырышның көн тәртибенә муниципаль район башлыгы Җәүдәт Гаффаровның үз вәкаләтләрен алдан туктату турындагы гаризасы карау мәсьәләсе кертелгән иде. Кайбыч оешкан елларда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы булып эшләгән, соңгы 13 елда район Советы рәисе, район башлыгы вазифасын башкарган җитәкчегә Президент тирән рәхмәтен белдерде һәм Татарстан Республикасында җирле үзидарәләрне үстерүгә керткән өлеше өчен медаль тапшырды. Депутатлар яшерен тавыш бирү юлы белән бертавыштан район башлыгы итеп моңа кадәр "Гөбенә" агрофирмасы директоры булып эшләгән Альберт Рәхмәтуллинны сайлады. Ул Кайбыч районының Бәрлебашы авылында туып үскән. Президент аңа Кайбыч районын алга таба үстерүдә зур уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Альберт Рәхмәтуллинны сайлады