Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Табигатькә мәхәббәт тәрбиялиләр

Кайбыч районы укучылары да бүген Татарстанда игълан ителгән "Бердәм экологик дәрес" гомумреспублика акциясенә актив кушылды.

ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тарафыннан өченче елын үткәрелүче акция кысаларында барлык мәктәпләрдә дә табигатьне саклауга багышланган дәресләр узды. Хуҗа Хәсән урта гомумбелем бирү мәктәбендәге дәрестә министрлыкның Иделаръягы территориаль идәрәсе экологлары - өченче разрядлы белгеч Рамил Садыйков, Кайбычка куратор итеп билгеләнгән беренче категорияле белгеч Марсель Фәхретдинов һәм шулай ук беренче категорияле белгеч Ленар Курамшин катнашты. Әлеге дәрестә тормыш чыганагы булган табигатьне сакларга, Җир-Ананы кадерләргә, аны пычратмаска кирәклеге турындагы фикер кызыл җеп булып ятты. Идарә белгече Рамил Садыйков укучыларда экологик үзаң формалаштырудагы өлеше өчен мәктәпнең география укытучысы Ольга Костюковага Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының мактау кәгазен тапшырды. Мәктәп китапханәсенә Татарстан Республикасының Кызыл китабын һәм туган як табигатенә багышланган китаплар бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: экология