Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кайбыч кырларында уракка әзерлек белән танышты

Кырларны вертолетта очып әйләнгәннән соң, Президент "Яңа юл" хуҗалыгы белән "Заволжье" җәмгыятенең көзге бодай кырлары буенда тукталды. Агрофирма, крестьян-фермерлык хуҗалыклары җитәкчеләре янына юнәлгәндә, республика җитәкчесе икмәк кырын берничә тапкыр фотога төшереп алырга да өлгерде. Җәй чагыштырмача коры килсә дә, көзге культураларның уңышы начар булмас, дигән өмет бар.

- Киләчәктә көзге культураларның мәйданын арттырырга уйлыйбыз. Алар корылыкны җиңел кичерә, дым аз булган очракта да җитәрлек уңыш алырга мөмкинлек бирә. Дүрт ел рәттән җәйнең корылык килүе куйган хезмәтебезне юкка чыгарды. Туфрак эшкәртүче заманча техника, чәчүлек орлык булдыру һәм мелиорация өлкәсендә җитди адымнар ясарга кирәклеге көн кебек ачык, - дип фикерен җиткерде Президент.

Аның фикеренчә, Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев та быелгы урып-җыю кампаниясе мәсьәләләренә багышланган селектор киңәшмәсендә шул хакта сөйләгән. Республика территориясенең өчтән икесендә гадәттән тыш хәл игълан ителде. Президент әйтүенчә, киләсе елдан Татарстанда дым җитмәү шартларында эшләү буенча республика программалары кабул ителәчәк.

- Шушы арада яуган яңгырлар сөендерде, әлбәттә, тик алдан өметләнгән 100 мең тонна икмәкне җыя алмаячакбыз. Чынлыкта без хәзер 50-55 мең тоннага йөз тотабыз, - диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин. Ул Кайбыч аграрийларының уракка төшәргә әзер булуын җиткерде. 71 комбайнның 69ы ремонтланган, элеваторлар да тиешле тәртипкә китерелгән. Альберт Рәхмәтуллин терлек азыгы әзерләү күрсәткечләренә дә тукталды. Бер шартлы баш терлеккә 14 азык берәмлеге каралган, көзгә кадәр аны 30га җиткерү мөмкинлеге бар. Яфраказык турында сүз чыккач, Рөстәм Миңнеханов болай диде:

- Килограмм артыннан куып, сыйфат турында онытмагыз. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны терлек азыгы белән тәэмин итү турында да онытырга ярамый. Халыкка терлекләрнең баш санын саклап калырга ярдәм итү - төп бурычларыбызның берсе. Бөртеклеләрне дә, кукуруз белән чөгендерне дә яңгыр гына коткара ала. Кырларыгызны күрдем, карадым. Югалтуларга җитди сәбәпләр юк, әйбәт эшләгәнсез, афәрин! Хәзер булганын югалтусыз җыеп алырга кирәк.

Президент район үзәгендә төзелүче спорт комплексы белән дә, авыл клублары, модульле фельдшер-акушерлык пунктлары белән дә кызыксынды. Универсиада хакында сораштырды - уеннарны карыйбызмы, ябылу тантанасына барачакбызмы...

- Һичшиксез, килегез. Сезнең дә өлешегез зур, Универсиадага бөтен республика белән әзерләндек бит. Районнар әле бүген дә күп эшли, фольклор ансамбльләре, сәнгать төркемнәре Универсиада паркында чыгыш ясый, - диде ул. - Болар Универсиада белән генә яши дип уйламагыз. Без Марат Әхмәтов белән көн саен элемтәдә, безнең өчен икмәк һәрчак беренче урында булачак.

Президент белән берлектә Кайбыч кырлары белән Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Иван Егоров та танышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рөстәм Миңнеханов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кайбыч

2
X