Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кайбычта кыр эшләре барышыннан канәгать

Бу хакта ул бүген Кайбыч кырларын вертолетта очып әйләнгәннән соң хәбәр итте.

Эш сәфәрендә аны премьер-министр урынбасары, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, "Ак барс" холдинг компаниясе директоры Иван Егоров, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин озатып йөрде. Аграрийлар белән очрашу вакытында Президент күргәннәреннән канәгать калуын әйтте:

- Торак пунктлардагы санитар хәлнең тотрыклы булуын да күрдем. Җирдән керем алу өчен тырышлыгыгызны кызганмыйсыз, шулай да, уңышның нинди буласын фаразлау мөмкин түгел, чөнки ахыргы нәтиҗәгә һава торышы да йогынты ясый.

Район башлыгы әйтүенчә, агрофирмалар бөртекле культураларны чәчүне 8 майда төгәлләячәк, өч мөстәкыйль хуҗалыкта язгы чәчү тәмамланды инде. Ул шулай ук гаилә фермалары үсеше, районда мәгариф, сәламәтлек саклау учреждениеләрен капиталь төзекләндерү программаларын гамәлгә ашыру, авыл клублары, модульле фельдшер-акушерлык пунктлары төзү турында сөйләде, яшь белгечләргә торак җитмәү мәсьәләсен дә кузгатты.

- Социаль ипотека программасы бездә эшләп китә алмады, табиблар һәм укытучыларга торак төзелеше алып бару зарур, - диде Альберт Рәхмәтуллин.

- Программалар агымдагы елда да эшләячәк. Министр билгеләгәнчә, терлек продукциясе алу күрсәткечләрегез яхшы, игенчелектә дә зур максатлар куйгансыз - 100 мең тонна икмәк үстерү. Моның өчен күп тырышырга туры киләчәк, - диде Президент. Республика җитәкчесе "Кайбыч имәннәре" проекты белән кызыксынды, хуҗалык җитәкчеләренең сорауларына җавап бирде һәм аграрийларга уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кайбычта кыр эшләре

2
X