Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Туган телем – иркә гөлем

Туган телне саклау бүгенге көндә кешелек экологиясен саклау дәрәҗәсендә тора. Тел - кеше рухының формасы, эчтәлеге һәм аның яшәү шарты. Тел - рухи экология. Туган телдә - мең еллар буенча гореф-гадәтләр хәзинәсенең сөземтәсе, әдәп һәм әхлак кануннары, мең еллар туктаусыз язылып торган тарихның хакыйкый эчтәлеге. Менә берничә ел инде Берләшкән...

Әлеге көн уңаеннан район мәгариф бүлеге һәм мәгълүмати-методик үзәк тарафыннан балалар бакчалары һәм мәктәп­ләрдә телебезне саклауга багышланган атналык үткәрелә. Әлбәттә, туган тел турында бер генә көн яки бер генә атнада сөйләп тә, белеп тә бетереп булмый, тик шулай да санаулы булган вакыт агышында аерым көн бирелә икән, димәк, кешегә аз гына булса да туктап уйланырга, "туган тел" сүзенең мәгъ­нәсенә төшенергә мөм­кин­лек бирелә. Әлеге атналыкта сыйныф җитәкчеләре һәр сыйныфта туган телгә багышлап ачык дәресләр, сыйныфтан тыш чаралар, викториналар, әдәби кичәләр, КВНнар, шигырь укучылар бәйгеләре үткәрә.

Районыбыз мәктәпләрендәге 1648 укучының төп өлешен - 1158 ен (70,3 %) татарлар, 398 ен (24,1 %) руслар, Идел буе республикаларының титуллы этнослары - элек-электән яшәп килә торган чувашлар 56 сын (3,4%) тәшкил итә.

БДБ илләреннән күчеп килгән төрле милләт вәкилләре - әрмәннәр, таҗиклар, үзбәкләр, кыргызлар һәм башкалар саны - 7(0,4%) , катнаш никахлы гаиләләрдә тәрбияләнүче укучылар - 29 (1,8%). Дөньядагы халыкларның күптөр­лелеге, аларның ана телләрен, үзләренә генә хас мәдәниятләрен глобальләштерү шартларында саклап калу мәсьәләсе күпләрне борчый.

Моның өчен халыклар үзләре көрәш алып барырга тиеш, һәр гаиләдә, һәр илдә туган телдә сөйләшү, ата-аналарның балаларын ана теленә өйрәтү эше һәрдаим алып барылырга тиеш. Бездә:

- «Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасындагы башка телләр турында» ТР Законының 9 маддәсе нигезендә Татарстан Республикасының ике дәүләт теле республиканың барлык гомуми белем бирү учреждениеләрендә тигез күләмдә укытыла;

- рус балаларының 100% һәм татар балаларының 69%ы (797 укучы) гомуми белем бирү учреждениеләрендә туган телләрендә белем ала;

- рус балаларының 100% һәм татар балаларының 92%ы (369 татар баласының 340ы) мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә туган телендә тәрбияләнә.

Дәүләт икетеллелегенең дәрәҗәсен арттыру, тел әзерлеген яхшырту һәм белем бирү эчтәлеген яңарту кысаларында татар телен дәүләт теле буларак укытуның нәтиҗәле методикаларын булдыру мәсьәләсе хәл ителә. Район мәктәпләрендәге барлык рус һәм башка милләт (чуваш, әрмән, үзбәк, кыргыз һ.б.лар) балаларына татар теле дәүләт теле буларак тулы күләмдә (100%) укытыла. Кече Мәме мәктәбенең 2,5,6 нчы сыйныфларында төбәк компоненты хисабыннан атнасына бер дәрес чуваш телен өйрәнү каралган. Балалар әлеге дәресләрдә чуваш халкының тел үзенчәлекләрен, әдәби әсәрләрен, милли гореф-гадәтләрен өйрәнә.

Дөньяда бик күп телләргә бетү, яшәештән туктау куркынычы яный. Тел юкка чыктымы, шул телдә сөйләшкән халык та юкка чыга дигән сүз, чөнки ул инде башка телдә сөйли, шул тел хуҗасы булган халыкча яши, уйлый башлый, алар телендәге мәгълүматны үзләштерә, ә аның үз бабаларының йөзләрчә ел үсеп-формалашып килгән мәдәнияте тел белән бергә юкка чыга. Әлеге процесс хәзерге яшь буынга үзенең туган теленә карата бик җитди мөнәсәбәттә булу бурычын йөкли, халыкның киләчәге яшь буын кулында, булуын күрсәтә, яшьләр алдында туган телне саклау, аның сафлыгы турында кайгырту бурычы тора.

Туган телне саклау, аның сафлыгы өчен көрәшү - һәркемнең изге бурычы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Туган тел