Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Туган ягыбызны гөлбакча итик

Яз һәм Хезмәт бәйрәме - 1 Май якынлаша. Еллар агышы, буыннар, иҗтимагый-сәяси кыйммәтләр алмашыну фондында илебезнең өр-яңа тарихы әлеге бәйрәмнең исемен үзгәртсә дә, 1 Май кешелек дөньясы өчен элекке кебек үк хезмәт ияләре бәйрәме, хезмәт, тынычлык, үзара татулык бәйрәме булып кала.

Безнең өчен ул районыбыздагы барлык милләт вәкилләренең татулыгын, бердәмлеген, туган тө­бәгебезнең тагын да яңа­руын, төзекләнүен, чәчәк атуын уртак максат итеп яшәвен дә гәүдәләндерә. Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның котлавында шуңа басым ясала. Анда мондый юллар бар: «Хөрмәтле кайбычлылар! Сезне ихлас күңелдән иң матур бәйрәмнәрнең берсе - Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм. Кайбыч - чиста авыл хуҗалыгы районы. Шуңа күрә игенче-механизаторлар 1 Май бәйрәмен басу-кырларда каршылый. Игенчеләребезнең бүгенге тырышлыгы, кыр эшләренең торышы быел аграр секторда алга таба тагын да зур адым ясалачагына, амбарларыбызның тулы, үстереләчәк ашлык сыйфатлы булачагына ышандыра. Яз - тирә юнебезне тәртипкә китерү чоры да әле ул. Барыбыз да йорт тирәләрен, урамнар, җәмәгатьчелек урыннарын чистартуга үз өлешебезне кертсәк иде».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яз һәм Хезмәт бәйрәме 1 Май

2
X