Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ульянковода яшәүче Евгения Кириллова күптәнге хыялын ничек тормышка ашырган

"Йорт төзү - хатын-кыз эше түгел ул". Бу сүзләрне минем мәкалә героена еш ишетергә туры килгән. Килешәм, сүз дә юк, төзелеш алып бару - ирләр вазифасы. Моның белән һич кенә дә бәхәсләшеп булмый. Ә башыңа төшсә нишләргә? Кул кушырып утырыргамы? Ә ник төземәскә ди, өстәвенә, соңгы елларда хөкүмәт тә өй...

Ульянково авылында яшәүче Евгения Кириллова да язмыштан бүләк көтеп утыручылардан түгел. Барысын да үз тырышлыгы, үз куллары белән булдыра ул. Авылда туып-үскән гап-гади кыз, мәктәпне тәмамлагач, югары уку йортында белем ала да, туган авылына укытучы булып эшкә кайта. Менә 25 ел дәвамында инде ул укучыларын халыкара телдә - инглиз телендә сөйләшергә өйрәтә. Өстәвенә, җиде ел дәвамында мәктәп коллективы белән җитәкчелек итә. Мөгаен әнә шул елларда характеры тагын да ныгыгандыр аның.

- Гел яңа йорт төзү турында хыялланып яшәдем мин. Мөмкинлекләрең чикле булгач, теләп кенә булмый шул әле ул, - ди Евгения. - Әмма, хәерчегә җил каршы дисәләр дә, юлы табылды бит. «2013 елга кадәр авылларның социаль үсеше» федераль максатчан программасы нигезендә бирелгән субсидия хыялыбызны чынга ашырырга ярдәм итте безгә.

- Балаларым өчен бик шат мин, - дип сүзгә кушылды кызы янына кунакка килгән һәм озак еллар буена башлангыч класслар укытучысы булып эшләгән Валентина Ивановна. - Оныкларым да үсеп буйга җитте инде. Маринам хәзер югары уку йортын тәмамлады, шәһәрдә яши. Вероника - булачак финансист, институтның соңгы курсында укый, аны кызыл дипломга тәмамларга җыена. Алар икесе дә бик тәрбияле, әниләренә булышырга гына торалар, эшләп укыйлар.

Өй кадәр өй салып чыккан Евгения Кириллованың тырышлыгына күпләр соклана.

- Мин эшсез торсам, авырый башлыйм кебек, - ди ул. - Ялгыз хатынга өй салу кыенрак булса да, күңелемне бер дә төшермәдем, авыр, әмма, күңелле мәшәкатьләр бит. Проектын да үзебез тәкъдим иттек. Иң төп булышчыларым әтием белән әнием булды. Әни төзүчеләргә ашарга әзерләде, әти гел бригада егетләре янында кайнашты. Туганнарым күп, алар җыелышып йортның түбәсен япты. 2014 елны яңа йортта каршы алдык. Миңа ярдәм итүчеләрнең барысына да рәхмәтлемен. Дөрес, әле эшнең очы-кырые күренми: мунча төзисе бар, капка кирәк. Лиза терлекләр ярата, сыер, бозау асрыйк әле, ди. Ишегалдын чәчәкләргә күмү турында хыялланам.

Лиза - Евгениянең төпчек кызы, аңа әле биш кенә яшь. Капка төпләренә машина белән килеп туктагач, яңа яуган кар белән атышып уйнаган җиреннән туктап, тиз генә әнисен чакырып чыгарган иде ул. Ә заманча итеп төзелгән өйләрендә, әле Яңа елга иртәрәк булса да, нарат исе аңкып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ульянковода яшәүче Евгения Кириллова күптәнге хыялын ничек тормышка ашырган