Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Универсиада ябылу тантанасында Кванджу шәһәре мэры Кан Ун Тэ кайбыч делегациясен Көньяк Кореяга чакырган

Бүген без телевизорны кабызып, Казанда узучы Универсиада бәйгеләренең турыдан-туры трансляциясен карый алмыйбыз. Күңелдә сагыш, әле генә озаткан Универсиаданы сагынырга да өлгердек. Спортчыларны дөнья буйлап үзенә җыйган Җәйге уеннар, яшьлек һәм спорт бәйрәме төгәлләнде, Универсиада уты, 2015 елга кадәр, сүнде. Ә йөрәкләрдә аның җылысы калды...

Тарихи вакыйга - җәйге уеннарның ябылу тантанасында катнашкан 45 мең тамашачы арасында, Кайбыч делегациясенең бер вәкиле буларак, миңа да катнашу насыйп булды. "Казан-Арена" ста­дионына, әйтерсең лә, бөтен Татарстан җыелган - барлык районнардан укытучылар, табиблар, мәдәният хезмәткәрләре һәм спорт объектлары төзелешенә үзеннән өлеш кертүчеләр иде. Күпләр бер-берләрен таный, сәламләшә - төзелеш мәйданында әллә ничә күрешкән танышлар бит.

- Стадионда февраль аеннан бирле эшләдем, Кайбыч районы бригадасын җитәкләдем, соңрак безгә волонтерлар да кушылды. Хәзер, танып та булмый, стадион үзе үз­гәрмәсә дә, мондагы мохит бөтенләй үзгә. Волонтерлар, оештыручылар тудырган могҗиза безгә бик ошады, - ди район башкарма комитеты җи­тәкчесенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча урынбасары Фир­дүс Әх­мә­тов.

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев та чыгышында волонтерларның бәяләп бетергесез өлеш кертүен ассызыклады һәм студентлар спорты бәйрәмен оештыручыларга рәхмәт әйтте.

Өч меңнән артык волонтер ябылу танатанасы вакытында стадионның үзәгендә кайнады, чыгыш ясаучыларга көч биреп тордылар.

Бәйрәмнең иң дулкынландыргыч мизгеле - шул минутларда дөньяга килгән нәни казанлыны зур экраннардан күрсәтү булды. Татарстанның атказанган артисты Динә Гарипованың "What if…" җырын өлешчә татар телендә җырлавы бөтенләй көтелмәгән бүләк булды. "Казан-2013" оештыру комитеты вәкиле, Казан мэры Илсур Метшин, Халыкара студентлар спорты федерациясе Президенты Клод-Луи Гальен, FISUның беренче вице-президенты, Россия студентлар спорт берлеге җитәкчесе Олег Матицын Халыкара студентлар спорты федерациясе әләмен Көньяк Корея Республикасының Кванджу шәһәре мэры белән "Кванджу-2015" оештыру комитеты рәистәше Кан Ун Тэга тап­шырганда да дулкынланып утырдык. Тантанадан соң без аның белән фотога да төштек әле. Ул кайбычлыларны 2015 елда үзләрендә узачак XXVIII Җәйге уеннарга чакырып калды. Чынлап та, бәлки барырга да җае чыгар?! Һәр тамашачыга бирелгән бүләк рюкзактан чыккан открыткага да шундый теләк яздым бит: "Сәламәт булырга һәм Россия спортчыларының 2015 елгы җиңүләрен үз күзләрем белән күрергә!" Ул открыткаларны волонтерлар капчыкларга тутырды да, мәйдан уртасындагы зур агач куышына салды. Катнашучы илләрнең әләмнәреннән җыелган һава шары минем теләгем язылган открытканы да кәрзин белән һавага алып менеп китте. Һичшиксез, кабул булыр, мин могҗизаларга ышанам!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Универсиада ябылу тантанасында Кванджу шәһәре мэры Кан Ун Тэ кайбыч делегациясен Көньяк Кореяга чакы...