Урман – күкрәк, тыныбыз, сулышыбыз ул!
"Агачларны сындырма - кулың корыр", - дигән сүзләргә ни кадәр тирән мәгънә салынган. Тирә-юнебезгә яшеллек бирүче, сулар һавабызны чистартучы урманнарны саклау, агачлар утырту барыбызның да уртак бурычы ул.
Бөтендөнья күләмендә быелгы елның Халыкара Урманнар елы дип игълан ителүе юкка гына түгел. Әйләнә-тирә мохитны саклап, без үзебезнең, киләчәк буыннарның сәламәтлеген кайгыртабыз. Урман - күкрәк, тыныбыз, сулышыбыз ул, дип язып калдырган олуг шагыйребез Шәүкәт ага Галиев та. Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы 8 октябрьне Урманнар утырту көне дип билгеләде. Аның максаты - парклар, авылларны яшелләндерү, агачлар утыртуга мөмкин кадәр күбрәк кешеләрне җәлеп итү. Әлеге акция экологик культурабызны үстерү, табигатькә сак караш уятуны да күз уңында тота. Безнең район халкы да көз көне агачлар утыртудан читтә калмады. Муниципаль район Советы, башкарма комитет, төрле оешма-учреждениеләр хезмәткәрләре Олы Кайбычның иң матур урыны булган Бөек Җиңүнең 60 еллыгы исемендәге паркка 130 төп миләш, юкә, өрәңге агачлары утыртты. Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рузалия Малова әйтеп узганча, яшь агачлар бераз үсә төшкәч, араларына ял итү өчен беседкалар да урнаштырачаклар. Агачларның арасын шуны күздә тотып билгеләгәннәр. Үсентеләрне Кайбыч урман хуҗалыгы урманчылары Апас районындагы Балтай питомнигыннан кайтартты. Агачлар утырту буенча барлык авыл җирлекләренә дә телефонограммалар җибәрелде. Димәк, бу чара бөтен район күләмендә уза. Шул утырткан агачларны кадерләп, саклап үстерергә генә кирәк. Узган елларда әнә шулай күмәк көч белән ял паркына, Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларыбыз хөрмәтенә куелган һәйкәл янына, аның тирәсендәге бакчага, юл буйларына утыртылган төрле агачлар хәзер зур булып үсте инде. Аларга карап сокланмаган кеше юктыр ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев