Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Узган якшәмбедә Олы Кайбычта авыл хуҗалыгы ярминкәсе гөрләп үтте

Ярминкәдә "Гөбенә", "Алтын кырлар", "Заволжье" агрофирмалары ит, бодай, арпа, печән белән сату итсә, Мәлки авыл кулланучылар җәмгыяте кәбестә, суган, кишер, бәрәңге, "Кайбыч кооператоры" шашлык, азык- төлек товарлары, Кайбыч икмәк пешерү комбинаты икмәк-күмәч, камыр ризыклары тәкдим итте.

Шәхси эшмәкәрләрдән Афанасьевкадан Павел Муклуков үзе үстергән бәрәңге, Бәли авылыннан Владислав Гурнович сөт, эремчек, каймак, сыер мае алып килгән иде. Бәяләре чагыштырмача арзан, шуңа да сатып алучылар бер дә китеп тормады яныннан. Пластик савытларга тутырылган май, эремчек, каймакның килограммы күмпе торуы, савытта ничә грамм булуы һәм бәясе язылган. Кайбер кибетчеләр бу эшмәкәрдән үрнәк алсын иде, кайвакыт товарда бәясе күрсәтелмәгән була. Сөтнең литрын 20 сумнан саттылар. Олы Кайбычтан Ләбибә апа Шәмсетдинова да май сатып алды.

- Өйдә җитештерелгән майның тәме дә башка шул аның, - диде ул елмаеп.

- Сөт продуктларын үзебездә җитештерәбез. Ихтыяҗ булса, аны гадәти көннәрдә дә халыкка сатар идек, - дип, планнары белән уртаклашты үз эшен хөкүмәт ярдәме белән башлап җибәргән эшмәкәр.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рифкать Басыйров, башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров сәүдә рәтләрен карап йөрделәр. Ярминкәдән җитәкчелек тә, халык та канәгать калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Узган якшәмбедә Олы Кайбычта авыл хуҗалыгы ярминкәсе гөрләп үтте