Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Якшәмбедә Кайбычның олысы һәм кечесе чаңгыга басты

Якшәмбе иртәсендә Олы Кайбычның олысы һәм кечесе, кайсысы - чаңгыда, кайсысы саф һава суларга дип, Сабан туе мәйданына юл тотты.

Сәгать тугызга бирегә инде шактый халык җыелган иде. Чаңгы бәйрәменә кече яшьтәге мәктәп укучыларыннан башлап, ата-аналар, оешма һәм учреждение хезмәткәрләре, барлык җитәкчеләр чыкты. Башка еллардан аермалы буларак, быел район үзәгендә узган чаңгы ярышында авыл җирлекләре башлыклары һәм барлык мәктәпләрнең директорлары да катнашты. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, спорт костюмын киеп, бирегә беренчеләрдән булып килде. Ярышта да финиш сызыгын беренчеләрдән булып узды.

Стартка иң элек мәктәп укучылары басты. Алар өч чакрымлы дистанциядә ярышты. Җиңүчеләргә Яшел Үзәндә яшәүче якташыбыз Рәшит Ярхәмов исеменнән Олы Кайбычта тирән эз калдырган әтисе Фәсхетдин ага истәлегенә акчалата бүләкләр тапшырылды. Укучылардан соң оешма һәм учреждение хезмәткәрләренә старт бирелде, аннан җитәкчеләргә чират җитте.

Көн салкын булуга да карамастан, һәркем шат һәм канәгать иде. Хуҗа Хәсән авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева да бирегә килүенә сөенеп туя алмый:

- Искиткеч көн, искиткеч бәйрәм. Канашта укыганда ярышларда даими катнаша идем. Хәзер сирәгрәк чаңгыга басабыз шул. Кышкы матур көндә чаңгыда җилдерүе ничек шәп! - диде ул.

Районның газ участогында эшләүче Илсур Гомәров исә әлеге чарада ел саен катнаша. Быел да бирегә беренчеләрдән булып килде. Аныкы кебек чаңгыны, мәйданга җыелучылар арасында гына түгел, бөтен район буйлап эзләсәң дә, табып булмастыр. Чаңгысының буявы кырылып бетеп, нинди төстә булганлыгын да аера алмаслык хәлгә килсә дә, Илсур бирешмәде.

- Бу чаңгыда мин мәктәптә укыганда да шудым. Аны элеккеге "Универмаг" кибетеннән сатып алган идем, - диде ул, безне шаккаттырып. Гаҗәпләнерлек тә шул, "Универмаг"лар ябылганга да биш былтыр узды бит!

Шулай да күбесенең чаңгысы яңа иде. Бөтенесе бертөсле диярлек. Базарда сатучылар берничә атна буе чаңгы сатып кинәнде бит. Иң үтемле товар шул иде. Кайбыч халкы кырылып алды чаңгыны. "Россиянең чаңгы юллары"на әнә шулай тырышып әзерләнделәр.

Быелгы бәйгенең формаль рәвешкә генә кайтып калмыйча, чып-чынлап бәйрәм төсе алуын район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да билгеләп үтте. Димәк, кайбычлыларның күбесе сәламәт яшәүгә өстенлек бирә. Шимбә көнне ярыш авылларда үтте. Масштабы буенча бераз калышса да, анда да чаңгы юллары шоп-шома булып калды һәм ул март кояшы карамыйча югалмас дип ышанасы килә.

Чаңгыда шууның кеше организмына ничек файдалы икәнлеген әйтеп тору артыктыр. Чаңгы шуганда кешенең кул, корсак, арка, йөрәк һәм башка органнарның мускуллары хәрәкәткә килә. Салмак кына шуу да буыннардагы авыртыун киметә, кан басымын яхшырта. Чаңгыда йөргәндә кеше салкынны да сизми. Чаңгы шуу шулай ук психологик киеренкелектән дә котылырга ярдәм итә, йөрәк һәм сулыш алу системасын ныгыта. Кышкы матур көннәрдә чаңгыда йөрегез, җәй көне ул чакларны сагынырлык булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Якшәмбедә Кайбычның олысы һәм кечесе чаңгыга басты

2
X