Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Йортлары җылы, уңайлы

Районыбыз авылларында торак шартларын яхшырткан Бөек Ватан сугышы ветераннары, аларның тол калган хатыннарының саны арта бара.

Ветераннарны торак бе­лән тәэмин итү турындагы Федераль закон га­мәл­гә кергәннән соң, бүгенге көнгә кадәр безнең районда 232 ветеран яшәү шартларын яхшыртты. Аларның кайберләре үз авылларында йорт төзетте, шәһәр җиреннән фатир алучылар да булды. Әле шушы араларда гы­на тагын тугыз кешегә суб­сидия бирәчәкләре турында хәбәр килде. Шуларның дүртесе үзләренең туган авылларында шәхси йорт төзетергә те­ләк белдергән. Субсидия күләме моңа кадәр 943 мең 200 сум булса, 1 ноябрьдән ул 963 мең сумга җитте.

- Ветеран йортында бы­ел икенче кышымны кыш­ларга җыенам. Салкыннар куркытмый, өем бик җылы, газ миче яхшы эш­ли. Бөтен уңайлыкларының өйдә булуы безнең өчен аеруча шатлык. Туган авылым Кошманда миңа дип махсус атап йорт салачаклары өнемә түгел, тө­ше­мә дә кереп карамаган иде. Моннан 25 ел элек вафат булган ирем Шәй­хулла Бөек Ватан сугышыннан яраланып кайтты. Кырык ел буена тракторда эшләде, җиде малай үстердек, барысы да армиядә хез­мәт итте, - ди Кошман авы­лында яшәүче 91 яшьлек Зоха әби Фәйзуллина.

Заманча проект белән югары сыйфатлы төзелеш материалларыннан төзелгән йортларда яшәү­челәрнең барысы да Зо­ха әби кебек Хөкүмәткә рәхмәтле. Гомер буе авыр эш башкарып, көянтә-чи­ләк белән су ташып, кочак-кочак утын белән өен җылыткан әби-бабайлар олыгайган көннә­рен­дә яз­мышларына шундый бә­хет елмаюына шат­лана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөек Ватан сугышы ветераннары Ветеран йорты Субсидия