Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кошманда якшәмбе мәктәбе ачылды

Бүген, 15 ноябрьдә, Югары Кошман авылында зур шатлыклы вакыйга булды - якшәмбе мәктәбе ачылды. Бу көнне бирегә авыл халкыннан һәм мәктәп укучыларыннан тыш, кошманлыларның шатлыгын уртаклашырга күрше авылларда яшәүчеләрдән һәм башка авыл имамнарыннан тыш, дәрәҗәле кунаклар килде.

Тантананы Иске Чәчкаб авылы имамы Фирдүс хәзрәт Шаһиев Коръән сүрәләре белән башлап җибәрде. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, кунаклар алдында чыгыш ясап, болай диде:

--Бүген бик шатлыклы көн. Якшәмбе мәктәбе ачылу - кошманлылар өчен генә түгел, бөтен район халкы өчен бик сөенечле вакыйга. Аның ишекләре һәрчак ачык булсын. Барыгызны да чын күңелемнән тәбрик итәм һәм шатланам.

Бәйрәмдә Татарстан Республикасы Диния нәзарәтенең аппарат җитәкчесе Ришат Хәмидуллин да катнашты.

--Чын күңелдән сөенечегезне уртаклашам. Барчагызны да белемгә омтылырга чыкырам. Төп максатыбыз - Аллаһ Тәгаләгә якынаю, - диде ул.

Югары Кошман авылы имамы Фәрит хәзрәт Фәйзуллин шушы гыйлем йортын төзүдә булышлык күрсәтүче райондашларыбызга рәхмәт белдерде.

Язманың тулырак вариантын газетабызда укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Югары Кошманда якшәмбе мәктәбе ачылды