Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Зур Урсак авыл җирлеге территориясендә Беккер биотермик чокыры төзелде

Беккер биотермик чокырларын төзү - экологик иминлек өчен кирәк.

Барлык ветеринария таләпләренә җавап бирерлек шундый объект хәзерге вакытта Зур Урсак авыл җирлеге территориясендә төзелде. Авылдан бер чакрым ераклыктагы урман буендагы чокыр авыл җирлегенә караган дүрт авылга хезмәт итәчәк.

Биотермик чокыр ике метр биеклектә­ге койма белән әйләндереп алынган 200 квадрат метр мәйданны били. Тугыз-ун метр тирәнлектәге чокырга диаметры өч, биеклеге тугыз метрлы тимердән эшләнгән савыт урнаштырылган. Әлеге савыт тирәсе бетон белән ныгытылган, һава суыру торбасы калдырылган. Чокыр янындагы будкада ветеринария белгече мал түшкәсен ярып, үлем сәбәпләрен ачыклый, анда эш киемнәре, дезинфекция кирәк-яраклары саклана.

Бу территориядәге сулар читкә агып, тирә-якны пычратмасын өчен тиешле тирәнлектә чокыр казылган, керү, чыгу юллары эшләнгән.

- Әлеге биотермик чокыр барлык ветеринария таләпләренә туры килә. Аның торышы өчен Зур Урсак участогы ветеринария хезмәткәре Галина Павлова җаваплы. Төзелеш өчен республика бюджетыннан акча бүленеп бирелде. Беккер чокырын район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да карады, төзүчеләр эшенә югары бәя бирде, башка авыл җирлекләрендә дә шундый объектлар төзергә кирәклеген әйтте. Чөнки райондагы 21 биотермик чокырның кайберләре ветеринария таләпләренә җавап бирми. Бу объект Зур Урсак авыл җирлеге балансында булачак. Агрофирмада, шәхси хуҗалыкта терлек үлсә, бу хакта участок ветеринария хезмәткәренә яисә филиал управляющиена, авыл җирлеге башлыгына хәбәр итәргә кирәк. Чөнки биотермик чокырның ачкычлары аларда гына. Ветеринария хезмәткәре малны ярып, диагноз куя, нәтиҗә чыгара. Шул нигездә хуҗасына страховка түләнә. Мал үләксәсен биотермик чокыр янында гына калдырып китү урынсыз. Алар табигатькә зур зыян сала, моның өчен җаваплылык та каралган, - диде район дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы Шәриф Гатауллин.

- Авылның үләт базы элек тә шул урында иде. Без аны яхшылап күмдек. Бу объектны безгә бирелгән ветеринария таләпләренә туры китереп төзедек, - диде төзелеш эшләрен алып барган бригада җитәкчесе Эльмир Җаббаров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зур Урсак авыл җирлеге территориясендә Беккер биотермик чокыры төзелде

2
X