Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

140 урынга исәпләнгән “Миләшкәй” балалар бакчасына хәзерге вакытта 130дан артык бала йөри

Мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләрендә яңа уку елы башланды. Райондагы иң зур балалар бакчасы - район үзәгендәге "Миләшкәй"дән быел 29 баланы мәктәпкә озаттылар, сабыйларны әле дә кабул итәләр.

- Бакчабыз 140 урынга исәпләнгән, хәзерге вакытта 130дан артык бала йөри. Мәктәпкә әзерлек төркемендә быел да 30 сабый. Балаларын китерергә теләүче әти-әниләр байтак, чиратка тезелмәсәләр дә, дистәдән артык гариза бар. Аларның барысы да хәзер үк йөри башлый дигән сүз түгел, яшь ярым тулгач, уку елының теләсә кайсы вакытында килә алалар. Әлегә берәүне дә кире бормыйбыз, урыннар җитә, - диде бу уңайдан "Миләшкәй" мөдире Сәвия Тимершина.

- Башка авыллардан килүчеләр бармы? - дип кызыксындым.

- Бар, "китерик әле" дип тә мө­рәҗәгать итәләр. Һәр очракны аерым карыйбыз: үз авылларында бакча эшләп тора икән, анда йөртү яхшырак дип аңлатабыз. Әгәр мәктәпкәчә тәрбия учреждениесе булмаса, әти-әнисе район үзәгендә көнозын эшләсә, әлбәттә, хәлләренә керергә тырышабыз.

Бакчада ун тәрбияче, алты няня, музыкаль җитәкче эшли. Сәвия Тимершина әйтүенчә, кадрлар мәсьәләсендә ихтыяҗ юк.

- Балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен барлык кагыйдәләр дә төгәл үтәлә. Әти-әнисе газизен безнең кулларга ышанып тапшыра, тәрбиячеләр җаваплылыкның никадәр зур булуын яхшы аңлый, - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 140 урынга исәпләнгән “Миләшкәй” балалар бакчасына хәзерге вакытта 130дан артык бала йөри