15 февраль көнне районыбызда гомер кичерүче әфганчы ир-егетләр өчен Олы Кайбычтагы кафеда бәйрәм кичәсе үткәрелде
Әфган. Илебез тарихының әрнүле, кайгы сөременә буялган бер бите. Күккә ашкан таулар арасында үлем белән күзгә-күз очрашкан язмышлар. Меңәрләгән үлем күргән, мең тапкырлар алданган һәм җимерелгән хыяллар иле...
9 ел да 51 көн дәвам иткән канкойгыч сугыш. Аның һәр көне тарих китабына уеп-уеп язылган. Әлеге кайнар ноктадан исән-имин әйләнеп кайткан ир-егетләребезнең күңел төпкелендәге хәтер китабы ул. Йөрәктә - ачы төер. Җанга авыр. Авыр булса да күз яшьләренә манчылган, әрнүләрдән, югалту ачысыннан саргайган ул китап битләрен сак кына ача торабыз. Һәр ел саен... Юк, онытырга ярамый, һич ярамый! 1989 елның 15 февралендә совет гаскәрләренең иң соңгы колоннасы Әфган чикләрен үтеп, үз җиребезгә чыга. Бу көннән соң 25 ел вакыт узган. Сугыш турындагы истәлекләр башка бер истәлеккә дә ошамый. Алар әрнүле һәм йөрәк өзгеч. 15 февраль - Әфган сугышында катнашкан батырларыбызны искә алу көне. Вафат булганнарны яд итәбез, арабыздагыларының күзләренә карап, хәлләрен белешәбез, хис-кичерешләрен уртаклашабыз. Аларның карашлары уйчан, һәм күзләрендә тыныч тормышның һәр мизгелен ярату, яшисе килү теләге чагыла. Алар тынычлык кадерен зуррак бәяли белә. Атышлар тынып торган минутлар-сәгатьләрне оҗмахка тиңләсәләр, авыз чылатырлык бер йотым су - иң шифалысы тоелган. Бу хакта үзләре сөйләде. Очрашу барышында.
Әйе, 15 февраль көнне районыбызда гомер кичерүче әфганчы ир-егетләр өчен Олы Кайбычтагы кафеда бәйрәм кичәсе үткәрелде. Яугирләребез мул табыннар артында бер-берсе белән аралашып, истәлекләрен яңартты, хәтернең иң түрендә сакланучы хатирәләрен кабат барлады, сугыш кырында гомерләре өзелгән иптәшләрен искә алды.
Таулар илендәге утлы кыялар аша 600 мең совет солдаты һәм гаскәре уза. Татарстан ул сугышта 260 ир-егетен, ә районыбыз сөлектәй дүрт улын югалта. Бүгенге көндә әфган җирендә хезмәт итеп, исән-имин туган якларына әйләнеп кайткан 64 райондашыбыз һәр ел саен әнә шулай очрашып, бер-берләренең хәл-әхвәлләрен белешә, сугыш урлаган яшьлек мизгелләрен кабат йөрәкләре аша кичерә.
- Без бу канкойгыч еллар турында ишетеп, китаплардан укып, кинолардан күреп кенә беләбез. Ә сез, хөрмәтле каһарманнарыбыз, шул сугышның үзәгендә катнашкан затлар. Мәңгелек дан, мәңгелек хөрмәт сезгә. Әфган җирендә һәлак булганнар, әти-әниләре хакында да онытмыйбыз. Безнең аларны онытырга хакыбыз юк! Батырлыгыгыз алдында баш иябез. Дөнья имин, көннәребез тыныч, күк йөзе һәрвакыт аяз булсын. Рәхмәт сезгә! - Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның әлеге котлавы залдагы һәркемнең күңел кылларын кузгатты.
Кичә район мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән концерт белән үрелеп барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев