19 август – Ураза гаете
Мөселман дөньясында иң изге бәйрәмнәрнең берсе булган Ураза гаете уңаеннан Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин дин кардәшләребезгә котлавын юллый. Анда мондый сүзләр бар:
"Хөрмәтле мөселман кардәшләребез! Ураза бәйрәме белән чын күңелемнән тәбрик итәм!
Ислам культурасының борынгы традицияләренә барып тоташкан Ураза бәйрәме - һәрбер мөселманның тормышында иң олы вакыйгаларның берсе. Ул изге Рамазан аеның тәмамлануын белдерә һәм әхлакый яңарыш бәйрәме, үткәннең асылына төшенү һәм киләчәккә өметләр баглау көне булып тора. Ураза бәйрәме һәр йортка иминлек һәм сөенеч алып килсен, күңелләребезне тынычлык, игелек бизәсен, уйларыбыз сафлансын. Сезгә чын йөрәктән җан тынычлыгы, сәламәтлек һәм бәхет телим".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев