Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Авыл денс”, Ләлә Хөсәенова белән Илназ Шәмсетдинов “Йолдызлык” фестиваленең гала-концертында катнашачак

"Йолдызлык" ачык республика телевизион яшьләр эстрада фестивале - җырларга, биергә яраткан, үзен концертлар алып баручы сыйфатында күрергә теләгән укучыларга сәләтләрен күрсәтү өчен менә дигән мәйданчык ул. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлеге белән узучы фестиваль Кайбыч мәктәпләренә дә тирән үтеп керде. Анда катнашучы балаларның елдан-ел арта баруы шул хакта сөйли.

Фестивальнең мәктәп, район, зона турларында талантлары белән жюрины шаккатырган балалар 15 апрельдә Казанга юл тотты. Олы Кайбыч мәк­тәбе укучыларының "Авыл денс" бию коллективы иртәдән үк юлга кузгалган, чөнки республиканың төрле районнарыннан җыелган иң оста биючеләр "УНИКС"та төшкә кадәр чыгыш ясаячак.

Җырчы кызларыбыз - Олы Кайбычтан Инзилә Вәлиуллина, Ләйсән Шамилова, "Конферанс" номинациясе җиңүчеләре Эльвина Җәләлиева, Иске Чәчкабтан Ләлә Хөсәенова белән Илназ Шәмсетдинов төштән соң гына Казанга кузгалды.

Җитәкчеләре Светлана Зыядиева, Рамилә Әбләзова, Энҗе Гыйльманова бе­лән мин дә - алар арасында. "Вокал-соло", "Конферанс" номинацияләрендә чыгышлар кичке дүрттә генә башланачак икән. Без килеп җиткәндә биюче егет-кызларыбызны "Аквапарк"ка су коенырга алып киткәннәр иде. Ярымфиналга үтүчеләр шулкадәр кү-ү-п, концерттан унике тулганда чыгып, өйгә икеләр тирәсендә генә кайтып җиттек. Балаларның иртә таңнан кабат Казанга чыгып китәселәре бар - бу юлы "Аквапарк"ка чират аларныкы. Әмма катнашучылар түзем - дулкынлану, арыганлыкларын сиздермиләр. Жю­ри саллы - аның составында җырчы сандугачыбыз Зилә Сөнгатуллина, консерватория профессоры Нина Варшавская, балетмейстер Раилә Гарипова кебек Татарстанның танылган сәнгать осталары да, Мәскәүдән килгән артистлар Владимир Пивоваров, Дмитрий Платонов, Алина Ивах һәм башка шундый сәнгать белгечләре дә бар. Ярымфиналда Инзилә белән Лилия, Эльвинабыз дипломант булды. Ә "Лезгинка"ны биюче­ләр һәм Ләлә белән Илназ финалга чыгу хокукын алды. Алар 17 апрельдә "УНИКС"та кабат чыгыш ясады һәм җиңде. Биючеләр бу юлы "Сабантуй" ны күрсәтте. Алда яңа сынау - 19 апрельдә «УНИКС»­та тагын жюри алдына басачаклар.

Кайбыч балаларының сәх­нә киемнәренең зәвыклы, зиннәтле булуына тамашачылар да игътибар итте.

- Моның өчен без район башлыгы Альберт Рәхмә­тул­линга зур рәх­мә­те­безне җиткерәбез. Фестивальдә катнашучы балаларга 500 мең сумнар артык бәягә күлмәкләр тектердек. Шулкадәр зур суммада тотылган чыгымнарны аклау өчен безнең барыбыздан да - укытучылар, бигрәк тә җыр укытучылары, мәдәният хезмәткәрләреннән зур тырышлык сорала. Дөресен генә әйткәндә, мин быелгы фестиваль нәтиҗәләреннән канәгать түгелмен. Чүп­рәлегә финалга 63 бала алып барган булсак, Казанга шуларның 28е генә, аларның да 20се биючеләр, узды. Дөрес, районнарда сәләтле балалар күп, шуңа да жюри аларны иләктән үткәргәндәй сайлап ала. Әмма яхшы номерлар барыбер уза. Укучыларның репетицияләрдә җиде кат тир чыгарып әзерләнүләре миңа бик яхшы таныш. Чөнки җитәкчеләре шундый та­ләп куя. Башкалар да киләчәктә "Йолдызлык" ка әнә шулай әзерләнсен иде, - дип теләген белдерде мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ләлә Хөсәенова белән Илназ Шәмсетдинов “Авыл денс” “Йолдызлык” фестиваленең галаконцерты