Авыл язмышын балалар билгели
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның ТР Дәүләт Советына еллык юлламасында Татарстанның эчке һәм тышкы сәясәтендәге төп юнәлешләр билгеләнде. Юллама узган атнаның пәнҗешәмбесендә яңгырады һәм ул радио-телевидение аша турыдан-туры трансляцияләнде.
Президент чыгышын бүген барган икътисади һәм сәяси үзгәрешләр шартларында икътисадны ныгыту һәм халыкның тормыш хәлен яхшырту безнең өчен аеруча зур әһәмият ала, дигән сүзләр белән башлап җибәрде. Юлламада республиканың уңышы һәрвакыт икътисади күрсәткечләр белән генә түгел, социаль үсешнең югары дәрәҗәсе, иҗтимагый-сәяси тотрыклылык белән дә бәяләнеп килүе турындагы фикер кызыл җеп булып ятты. Анда эшчәнлекнең барлык өлкәләре дә телгә алынды. Производствода алдынгы технологияләрне җәлеп итү, модернизация, тышкы базарда позицияне ныгытуга, сәламәтлек саклау системасы, мәгариф, мәдәниятне, спортны үстерүгә, экологияне саклауга өстенлек бирелә. Шулай ук яшьләрне иҗади юлга юнәлтү, милләтләр дуслыгы, төрле этник төркемнәр һәм дин тотучылар вәкилләренең үзара рухи хезмәттәшлеге, республикада тынычлык һәм татулыкны, гореф-гадәтләр, телебезне саклау темасы да киң яктыртылды.
- Авылга һәм анда яшәүчеләргә ярдәм республиканың иң өстен бурычларыннан булды һәм булачак. Торак, юллар, авыл клублары, башлангыч буын медицина учреждениеләре төзү буенча республика программаларын, шулай ук "Чиста су" һәм башка программаларны гамәлгә ашыру дәвам итәчәк, - диде Президент Рөстәм Миңнеханов, авыл хуҗалыгын үстерү юнәлешләре турында сөйләп.
Авыл халкының активлыгын арттыру, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү, фермерларга ярдәм итү буенча республикада алып барылучы сәясәт Кайбычта да уңышлы тормышка ашырыла. Президент әйтеп узганча, нәтиҗәле дәүләт - кешегә һәм җәмгыятькә хезмәт итүче дәүләт ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев