Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Аз чыгымнар тотып, мул продукция алу чоры

7 июньдә "Заволжье" җәмгыятенең Мөрәле филиалы базасында җәмгыятьләр, хуҗалык җитәкчеләре, баш ветеринария врачлары, баш зоотехниклар, район авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе белгечләре катнашында киңәшмә үтте.

Киңәшмәне муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин алып барды.

Яңгырлар булмавы булачак уңышны куркыныч астына куя. Эссе, коры һава шартлары корткычлар һәм чүп үләннәренә уңай шартлар тудыра. Шуңа күрә, бар көчне үсемлекләрне саклауга юнәлдерү зарур. Шул ук вакытта терлек азыгы хәзерләү турында да онытырга ярамый. "Заволжье" җәмгыяте бүгенге көнгә 173 тонна печән, 2140 тонна сенаж хәзерләргә өлгерде. Күргәнегезчә, алар бүген икенче базга сенаж сала. Күпьеллыкларның массасы юк дип,чабуны кичектерегә ярамый, хәзер алар шуннан артыгын үсми. Печәнгә алырга һава шартлары мөмкинлек бирмәсә, сенажга салырга кирәк.Урып- җыю техникасы тик торырга тиеш түгел, эшне тәүлек әйләнәсе оештыру отышлы булачак. Күпьеллыкларны чабуны район буенча 1 июльгә төгәлләргә кирәк. Безнең якларда күпьеллыкның суданка сортын чәчү отышлы. Терлекчелек тармагын да икенче планда калдырырга ярамый. "Гөбенә" агрофирмасы бүгенге көндә барлыгы 31 тонна сөт җитештерә.Сөт сатудан кергән акча халыкка хезмәт хакы бирүгә җитеп бара. Башка хуҗалыклар да мул сөт җитештерүне максат итеп куйсын. Максатка ирешим дисәң, яшел масса маллар алдыннан өзелеп торырга тиеш түгел. Терлекчелек белгечләре бүген фермада эшләргә, ә җитәкчеләр алар эшен контрольләргә тиеш. Шуннан башка эш бармаячак, -- диде район башлыгы.

Ул сенаж салу буенча киңәшләрен бирде, азыкның сыйфатына зур игътибар бирергә кирәклегенә тукталды. Сабан туена кадәр юл кырыйларын тәртипкә китерү, ферма тирәләрен җыештыру, хезмәткәрләргә хезмәт хакы бирү, яфрак азык җыю бурычларын куйды.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе начальнигы Рифкать Басыйров әйтүенчә, мастит программасына, фермаларны ремонтлауга, дезинфекцияләүгә, акларга ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министрлыгы максатчан юнәлештә акча бирә. Бу акчалар шул максатларга гына тотылырга тиеш. Баш аграрий Рифкать Нуруллович малларның, аеруча иң мөһиме таналарның баш санын саклау кирәклегенә басым ясады.

Киңәшмәдә катнашучылар Мөрәле филиалының сенаж салу базында, терлекчелек объектларында, ындыр табагында печән урнаштырылган ангарда булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районы хәбәрләре