Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Багай басуында бөртеккә кукуруз чәчүгә керештеләр

Районыбыз игенче-механизаторлары язгы кыр эшләрен оешкан төстә алып бара. 7 майга район буенча барлыгы 15569 гектар мәйданда бөртекле культуралар чәчелгән. Бу - барлык мәйданнарның 53 проценты дигән сүз.

"Ак Барс Кайбыч" җәмгыятенең Багай бүлекчәсендә бөртеккә кукуруз чәчә башладылар. Җәмгыятьнең баш агрономы Рәис Минаҗиев сүзләренә караганда, ул 230 гектар мәйдан биләячәк. Кукуруз чәчүдә "МТЗ-82" тракторында Сергей Лисин эшли. "Т-150" тракторында Ильяс Сагунов культивация ясый. "МТЗ-80", "МТЗ-82" тракторларында Владимир Лисинков һәм Юрий Развалов кукуруз чәчелъче кырга минераль ашлама кертә. "МТЗ-82" тракторында "КУН-10" агрегаты белән Владимир Уткин ашлама төяп тора. "КамАЗ" автомобилендә Равил Бикчәнтәев кырга ашлама ташый. Алар бәйрәм көннәрен дә кырда каршылый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Багай басуында бөртеккә кукуруз чәчүгә керештеләр