Балалар Универсиадага әзерләнә
2013 елда Казанда узачак Универсиада сәламәт яшәү рәвешен алып бару өчен укучыларга гына түгел, аларның әти-әниләренә дә этәргеч булды. Район мәктәпләреннән килгән иҗади командалар моны Кече Кайбыч мәдәният йорты сәхнәсендә узган "Без синең белән бу уеннарга лаек" дип исемләнгән сәламәтлек театрлары республика конкурсының район этабында тагын бер кат раслады.
Иң беренче Олимпия уеннары безнең эрага кадәр үк уздырылуын күпләребез белмидер дә әле. Ә сәламәтлек театрында уйнаучы яшь артистлар аның тарихы белән барлык тамашачыларны да таныштырды, чөнки чыгышларда олимпия уеннары тарихын, аның җиңүчеләрен, спорт белән җитди шөгыльләнгән якташларыбызның тормышын чагылдыру быелгы конкурсның шартларыннан берсе булды. 5-8 класслар арасында беренчелекне яулаган Бәрлебашы мәктәбе укучылары, тарихта казына торгач, Олимпия аллаларына кадәр үк барып җиткән. Имеш, Борынгы Грециягә вакыт машинасы ярдәмендә барып эләккән XXI гасыр балалары аларны шаккатырган: араларында спорт белән шөгыльләнмәгән, буш вакытны компьютер яки телевизор каршында үткәрүче ялкаулар бар икән. Авыруларның сәбәбе дә шул, ди. Гасыр чире дип бәяләнгән пассив тормыш рәвешен спорт һәм физкультура ярдәмендә җиңүгә ирештеләр. Башлангыч класслар арасында Иске Чәчкаб командасы беренче урында, аларның "Тылсымлы теремкәй"ләре спорт яратучы җәнлекләрне генә үзенә җыйган. Спортсмен җәнлекләр Шүрәлене дә явыз чирдән коткарып калды, спорт белән шөгыльләнергә бокс перчаткалары бүләк иттеләр, белемен арттырсын өчен ноутбук тапшырдылар. 9-11 класслар арасында берьюлы ике җиңүче - Олы Кайбыч һәм Федоровское командалары. Беренчеләре Олимпия уеннары белән Сабантуйны янәшә куеп, оригиналь ысул сайласа, икенчеләре Иванушка маҗараларын гаҗәеп оста артистларча уйнаулары белән залны үзенә каратты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев