«Без бәхетле идек, Мин хәзер дә бәхетле!»
Районыбыз авылларында Бөек Ватан сугышы ветераннары, аларның тол калган хатыннары яшәүче йортларны эзләп табасы авыр түгел. Аларның барысы да бер проект белән төзелгән. Ак кирпеч, түбәсе профнастил белән ябылган ул йортларның залы, кухнясы, йокы бүлмәсе, ваннаcы, уңайлыклары бар, газ мичләре яхшы җылыта.
Хуҗа Хәсәннән 89 яшьлек Фаина Габделсабирова да быелгы кышын әле узган җәйдә генә Казан шәһәрендәге "Аристон" төзелеш фирмасы төзи башлап, тиз арада сафка бастырган ветеран йортында үткәрә. Фирма җитәкчесе Галимҗан Зәкиянов төзелешнең сыйфатлы итеп башкарылуын даими контрольдә тоткан, ә йортны Иске Тәрбиттән Василий Федоров бригадасы төзегән. Иске йортны әлегә сүтмәгәннәр, әби белән бергә картайган җиһазларны да шунда калдырганнар. Кызлары ярдәме белән бүлмәләрне артык тыгызлап тормаслык итеп кенә яңача җиһазландырганнар, стенага матур картиналар элгәннәр. Кыскасы, Фаина Захаровнага, үзе әйтмешли, шәһәрдәге кебек уңайлыклары булган бу йортта яшәү оҗмах булып тоела. "Картлык көнебездә безгә шулай кадер күрсәтүчеләргә рәхмәтнең иң зурысы", - ди ул, бәхетле елмаеп. Ләкин ветераннарны торак белән тәэмин итү программасына башта ук эләкми әле Фаина Захаровна. Моның өчен суд юлларын да үтәргә туры килә.
Иваново - кәләшләр шәһәре
Бөек Ватан сугышы ветераннары, аларның тол калган хатыннарының торак шартларын яхшырту программасы эшли башлагач, Хуҗа Хәсән авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева үзләрендәге шушы категориягә керүчеләрнең барысының да документларын туплый.
Әмма төгәлсезлекләре булу сәбәпле, Фаина Захаровнаның документларын районнан кире боралар. Кызлары да, безнең әнигә йорт эләкмәс инде, дип, төшенкелеккә бирелә.
Әбинең чыннан да тузган торакта яшәвен күреп торган Светлана Петровна, өметсезлеккә бирелмәскә кушып, документларны яңадан тупларга кирәклеген әйтә. Куш-Күл авылында яшәүче кызы Раиса Родионова, мин икенче группа инвалид дип тормый, шушы эшкә тотына. Сугыш чорындагы фактларны дәлилләү өчен шактый йөрергә туры килә аңа. Ә төп төгәлсезлек - сугыш уты кичкән әтиләренең исем-фамилиясендә. Никахлашу таныклыгында аның исеме Сабиров Тимофей Насыйрович дип язылган, гәрчә ул Габделсабиров Габделразыйк Габделнасыйрович булса да. Балалары хәзер дә Тимофеевич булып йөри. 1982 елның февралендә вафат булган ирнең үлеме турындагы таныклыгында аның исемнәре дөрес язылган, башка документларында ул гел Тимофей булып бара. Фаина әбигә үзенең чыннан да Габделразыйкның хатыны икәнлеген раслату өчен Кайбыч район судына мөрәҗәгать итәргә туры килә. Чөнки бу мәсьәләне бары суд кына хәл итә. 2010 елның 23 июлендә узган суд утырышында ул тормыш иптәшенең 1942-1943 елларда Смоленскийда партизан отрядында бүлек командиры булып хезмәт итүе, сугыш вакытында аның турында мәгълүматлар язганда фамилиясе, атасының исеменең кыскартылуы, ә исемен русчалатып язулары турында сөйли. Әнә шулай ул Сабиров Тимофейга әйләнә. Фашист илбасарларына каршы көчле сугыш вакытында һәр көнең яшәү белән үлем арасында булганда грамматик хаталарга игътибар итүче булмагандыр шул. Гомер буе Хуҗа Хәсәндә яшәгән бабайны авылда да Тимофей дип йөртәләр, аның Габделразыйк икәнлеген бөтенләй белмәгәннәрдер дә әле. Суд Фаина Захаровна белән Габделразыйк Габделсабировның 1946 елның 17 июнендә законлы никахка керүе, никахның Иваново шәһәрендәге ЗАГСта теркәлүен раслый. Ә судка кадәр район ЗАГСы начальнигы Рафия Гайнуллина бу шәһәрдәге ЗАГСка, фактларга ачыклык кертүне үтенеп, запрос җибәрә. Җавап хаты озак көттерми - Иваново шәһәре ЗАГСы һәм Иваново өлкәсенең архив бүлегеннән аларда Сабиров Тимофей Насыйрович белән Данилова Фаина Захаровнаның никахы 1730 нчы номер белән теркәлүе, никахтан соң "Сабиров", "Сабирова" фамилиясе бирелүе турындагы язма саклануы турында язып җибәрәләр. Аларга никах турындагы документ шәхесне раслаучы реаль документтан башка гына бирелгән, шунлыктан хата килеп чыккан. Суд Фаина Сабированың гаризасын канәгатьләндерә һәм аларның никахларын теркәү актына төзәтмәләр кертү турында карар чыгара. Шулай итеп, 1946 елдан бирле Сабирова булып яшәгән әбинең фамилиясе озыная - Габдел- килеп өстәлә, ирнең дә исемнәрен ата-анасы кушканча язалар.
- Без ЗАГСка булачак иремнең партизан книжкәсе белән барган идек шул, - ди Фаина әби яшьлек елларын искә төшереп.
Ул партизан кенәгәсен әби әле дә кадерләп саклый. Апас һәм Кайбыч районнарының хәрби комиссариатыннан да Габделсабировның 1941 елдан 1945 елның маена кадәр 24 нче танк полкы составында сугышта катнашуы турында мәгълүмат бирәләр. Шулай итеп, йорт төзелешенә юл ачыла.
Фаина + Габделразыйк = мәхәббәт
Керәшен кызы Фаина белән башкорт егете Габделразыйк арасында гыйшык уты ничек кабына соң? Мәхәббәт тарихына күз салыйк. Сугышның иң дәһшәтле 1943 елында 20 яшьлек Фаина кебек йөзләрчә Татарстан кызларын Иваново шәһәренә электростанция төзелешенә җибәрәләр.
- Әллә ничә вагонга шыплап тутырдылар безне. Кайбычтан гына бер вагон идек. Авылдаш кызларыбыз да күп иде. Хәзер алар арасыннан бер Василиса Черемисова гына исән калды инде. Юлда ике атна бардык, әниләр төреп җибәргән ризык җитте. Эш авыр булды, әмма тамак ягы зарланырлык түгел иде. Карточкага 700 грамм икмәк, 600әр грамм май, шикәр бирделәр. Бу безгә җитеп барды. Эшкә соңга калсаң, карточкаңны кисәләр. Ә менә өстебезгә юньле кием юк иде,- дип искә ала ул авыр елларны Фаина Захаровна.
Яралы кулын муенына аскан кара чәчле егет түгәрәк йөзле, эшчән, чибәр Фаинага бер күрүдә гашыйк булгандыр. Шулай булмаса, бераз дуслашып йөргәннән соң, өйләнешергә тәкъдим ясамас иде. ЗАГС та язылышалар, кайтуларына дуслары тыйнак кына табын да корып куялар. Сугыш утын кичеп кайткан солдатларны да Ивановога эшкә җибәргән булалар. Габделразыйк 1945 елның 28 маена кадәр өч ай госпитальдә дәваланган. Бу хакта СССР Оборона министрлыгының хәрби-медицина музееннан бирелгән белешмәне дә әби әледән-әле кулына ала. Анда взвод командиры, өлкән сержант Габделсабировның дошман пулясыннан яраланган кулына катлаулы операция ясаулары турында язылган.
Фаина башкорт егетенә кияүгә чыгуы турында әнисенә хат язарга курка. Шулай да, мин бер чуваш егетен яраттым, авылга, мөгаен, аның белән кайтырмын, дип яза. Мөселман икәнлеген кайткач кына әйтермен дип уйлый. Канашка кадәр поездда, аннан соң "попутка"да атта кайталар. Иске Тәрбиттә берәүдән бәләкәй арба сорап, әйберләрен шунда төйиләр дә, Хуҗа Хәсәнгә кадәр җәяү кайталар. Бу 1946 елның августы була. Ә апрельдә Фаинаның 12 ел гамәлдәге армиядә хезмәт иткән, Япония сугышында катнашкан әтисен җирләгәннәр. Башкорт егетен яраталар Хуҗа Хәсәндә. Шушы кайтуыннан туган ягы - Башкортстанның Борай районындагы Каенлык авылына кунак булып кына кайтып йөри инде ул. Җиде балага гомер бүләк итәләр. Аларга Роза, Валентина, Рәшит, Галина, ә игезәкләргә Рәйсә, Рифкать, соңыннан туган кызга Сара дип исем кушалар. Сара алты айлык чагында, ә Рәшитләре алты ел элек вафат булган. Балалары туган нигезгә эзне суытмый. Фаина Захаровнаның 20 оныгы, 15 оныкчыгы бар.
36 ел керәшен авылында яшәгән, эшләгән башкорт егетенә, син башка милләттән дип, ник берсе сүз тидерсен. 1982 елда мәңгелеккә күзен йомган ул.
Бөек Ватан сугышы ветераны Габделразыйк белән тыл ветераны Фаина Захаровнаның тормыш юлы күпләргә үрнәк.
- Олы Кайбыч авылына барган саен мәчеткә кереп, хәер бирәм, мулладан әтиемнең якты рухына дога укытам, - ди кызы Рәйсә.
Милләтләр дуслыгы, толерантлыкның ачык чагылышы шушы була инде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев