Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Борындык авылында Белем көнендә икеләтә бәйрәм булды

Җиһанда кояшлы 1 сентябрь иртәсе. Укытучы апага дип кичтән үк әзерләп куйган чәчәк бәйләмнәре тоткан укучылар мәктәпкә ашыга. Белем көнендә районның барлык мәктәпләрендә дә, укучыларны беренче дәрескә дәшеп, тәүге кыңгырау яңгырады. Кызыклы вакыйгаларга бай булган яңа уку елы башланды. «Көттеңме син безне, мәктәп?» дип шигырь сөйләгән укучылар аңа үзләре үк...

Борындык мәктәбенә җыелган укучыларны яңартылган мәктәп каршы алды. Алар җәйге каникулда чакта мәктәпләре әнә ничек матурланып куйган! Укучыларның шатлыгын уртаклашырга килгән мәгариф ветераны Әлфия Гыймадиева да бүгенге укучылар өчен шатлыгын яшермәде.

- Мин 34 ел буена шушы мәктәптә балаларга белем һәм тәрбия бирдем. Безнең чордагы мәктәп түгел инде бу хәзер, бик матур итеп ремонтланган. Укучылар өчен бик шатланам, - диде ул.

Туксаннан өстә булган ветеран-укытучы Фәйрүзә Фатыйхова да теләкләрен җиткерде:

- Бу мәктәп 1970 елда ачылган иде. Ул вакытта да Борындык мәктәбе көчле саналды. Ә инде яңа мәктәптә һич кенә дә «өчле» билгесенә укырга ярамый. Чөнки җитәкчелек мәктәне яңарту буенча зур көч куйган, шул көчне юкка чыгармагыз.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин әлеге мәктәпнең республикада 30 ел элек төзелгән мәктәпләргә капиталь ремонт үткәрү программасы буенча төзекләндерелүе турында әйтеп узды.

- Борындык мәктәбендә ремонт эшләрен яз аенда башлап җибәргән идек. Җәй буена бик күп эшләр башкарылды, күп акчалар тотылды. Мондый яңартылган мәктәпләрнең саны арта баруы шатландыра. Райондагы бөтен мәктәпләр дә шулай матурланды, ә башлангыч мәктәпләр буенча киләсе елда эшкә тотынабыз, - диде ул. - Балалар саны гына аз шул. Менә бүген сездәге беренче класс укучыларына бүләкләр белән Казаннан Валерий Кандилов килде, әмма беренче класска керүче укучыларыгыз юк икән. Кичә Шүширмә мәктәбендә булдык, аларга Борындыкка килергә тәкъдим иттек. Әмма үзебезнең мәктәптә укыйсы килә, авыл мәктәп белән ямьле, диделәр. Без алар фикеренә каршы төшмәдек, әлбәттә. Икенче елга мәктәпләрен ремонтларбыз дип ышандырып калабыз.

Ә Борындыкта белем алу өчен шартлар күпкә яхшырак. Монда начар укырга ярамый. Укытучылар - авылның хөрмәтле кешеләре. Алар алдында баш иям. Укытучыларны балалар яратса, барысы да яхшы булыр. Балалар бакчасы да ремонтланды, зур шатлык бит бу.

Борындык мәктәбе бадминтончылары Кайбычны республикага гына түгел, ә Россиядә танытты. Спорт өлкәсендә зурдан-зур уңышларга ирештеләр. Гүзәл Хәйруллина белән Диана Гобәйдуллина Саратовта беренче космонавт Юрий Гагарин исемендге кубок өчен барган ярыштан көмеш медальләр белән кайтты. Адилә Хөснетдинова, Фирүзә Хуҗина да җиңү арты җиңү яулый. Район яшьләр эшләре, спорт һәм физкультура бүлеге начальнигы Юрий Михайлов әйтеп узганча, 28-30 августта Казанда узган Бөтенроссия ярышларында Татарстан командасы 12 медаль алган һәм Борындык кызлары шуларның дүртесен безнең Кайбычка алып кайтты. Гүзәл ике бронзага лаек булса, Адилә белән Фирүзә берәр бронза медаль алган. Укучылар алдында аларга бүләкләр тапшырдылар.

Физкультура укытучылары Хәмзә Юнысовны «Татарстанның атказанган физкультура укытучысы» исеме бирелүе белән кайнар котладылар.

Татарстанстат җитәкчесе Валерий Кандилов укучыларның спортта да, укуда да гел алдынгы булуларын теләде. Чыгыш ясаучыларның барысы да яңа мәктәп өчен шатлануларын белдерде. Тантаналы линейкадан соң мәктәпкә уздылар, классларны карап чыктылар. Ә беренче дәрес «Мин сәләтле» дигән темага иде. Әйе, һәр укучы сәләтле, аны вакытында күрә белергә генә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Борындык авылында Белем көнендә икеләтә бәйрәм булды