Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Борындык авылындагы мәчетнең 120 еллыгында Татарстанның Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил Сәмигуллин да катнашты

Борындык авылындагы мәчеткә 120 ел тулуы хакында газета укучыларыбыз хәбәрдар инде. Газетабыз битәләрендә әлеге мәчетнең тарихи үткәне турында берничә мәкалә дөнья күргән иде. Авылның тынгысыз җанлы хәбәрчеләре Равил Бикмуллинның "Мәчетебез бай тарихлы", Рузалия Мөхәммәтҗанованың "Мәчет - авылның изге урыны", Айсылу Фәтхуллина-Сәлахованың «Борындык мәчете - ышанычлы кулларда» исемле мәкаләләрен милләтәшләребез яратып...

Борындыклылар бу тарихи вакыйганы 20 гыйнварда авылдашлары белән генә түгел, ә район җитәкчелеге, авылларыбыз имамнары, чит җирләрдә яшәүче якташлары, республиканың дин әһелләре катнашында зурлап билгеләп үтте. Рес­публиканың дини тормышындагы зур вакыйгага әйләнгән әлеге чарага Татарстанның Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил Сәмигуллин, аның урынбасарлары, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, район мөхтәсибе Дамир Гыйниятуллин да килгән иде. Камил Сәмигуллин, райондашларыбызны әлеге зур вакыйга белән котлап, мөселман дөньясындагы соңгы яңалыклар белән таныштырды, Коръән сүрәләре укыды, вәгазь, хәдисләр сөйләде.
- Мөхтәрәм мөселман кардәшләрем! Тарихи үткәннәрегезне барлап, аны бүгенге буынга да түкми-чәчми җиткерүегез өчен чын күңелемнән рәхмәтемне белдерәм. Сөбханаллах, мәчетегез бик күркәм, нурлы. Тантанага килүчеләр арасында яшьләрнең дә күп булуы иман юлында булуыгыз, динебезнең киләчәге өметле икәнлеге хакында сөйли. Алга таба да Аллаһ йортында дини йолалар даими үтәлеп барсын, - диде ул һәм Борындык мәчетен төзекләндерүгә, районда ислам динен таратуга үзләреннән өлеш кертүчеләргә Диния нәзарәтенең рәхмәт хатларын тапшырды.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да мәчеткә акчалата ярдәм итүчеләргә, аны төзекләндерү өмәләрендә катнашучыларның барысына да тирән рәхмәтен белдерде.
- Шундый бай тарихлы авылларыбыз, мәчетләребез булуы белән без чиксез горурланабыз. Борындык мәчетенең олуг юбилее рес­публикакүләм вакыйгага әйләнде. Әйе, халкыбыз борын-борыннан дингә тартылган. Дин тыелган заманнарда, мәчетләрнең манараларын кискәч тә, дини тормыш туктап тормаган, яшеренеп булса да, аерым йортларга җыелып, намаз укыганнар. Үзгәртеп кору чорында дин иреге бирелгәч, районыбызның барлык татар авылларында да мәхәлләләр төзелде, бүгенге көндә дә мәчетләребез гөрләп эшли, балаларга, өлкән яшьтәгеләргә дин сабаклары бирү дәвам итә. Димәк, ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләре, йолалары буыннан буынга күчә бара, - диде ул.
Борындык төп мәктәбе директоры Рамил Гарәфиев кунакларны авыл мәчете тарихы, борынгы чордан ук килгән муллалары белән таныштырды.Чыгыш ясаучылар шактый булды. Борындык авылының хәзерге имам-хатыйбы Тәфкил хәзрәт Сафиуллин да мәчеткә спонсорлык ярдәме күрсәтүчеләргә рәхмәтен җиткерде, мәчеткә күбрәк кеше йөрсен иде дигән теләген җиткерде. Бәйрәмнең тантаналы өлешен Камил хәзрәт Коръән сүрәләре укып төгәлләде. Соңыннан авыл халкы, кунаклар мәчет янында оештырылган сый-нигъмәтләрдән, кайнар чәйдән авыз итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Борындык авылындагы мәчетнең 120 еллыгында Татарстанның Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил Сәмигулли...