Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Борындык бадминтончылары Татарстан җыелма командасы составына керде

Әле шушы араларда гына Казан федераль университетының бадминтон үзәгендә Россиянең шәхси-команда беренчелегенә сайлап алу ярышлары узды.

Турнирда Түбән Кама, Казан, Алабуга шәһәрләре, Кайбычтан һәм тагын сигез районнан 13 яшькә кадәрге иң көчле яшь бадминтончылар көч сынашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча Татарстан данын Санкт-Петербург шәһәрендә 24-30 мартта узачак Бөтенроссия стартында яклаячак малайлар һәм кызларның җыелма командасын оештырдылар. Һәр ике команда да алтышар уенчыдан тора. Анда Борындык мәктәбеннән Адилә Хөснетдинова, Федоровское мәктәбеннән Полина Григорьева бик яхшы уен күрсәтте һәм команда составына кертелде. Ә күп ярышларда алтын медальләргә лаек булган Борындык кызы Гүзәл Хәйруллина (рәсемдә уртада) алардан бераз гына калышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Борындык бадминтончылары Татарстан җыелма командасы составына керде