Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бәрлебашы мәктәбе укытучысы «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте бүләгенә лаек булды

«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте һәр ярты ел саен үзе нәшер иткән газета-журналларга язылучылар арасында кыйммәтле бүләкләр уйната. Акция "Языл һәм телевизор от!" дип исемләнсә дә, әлеге приздан тыш, абунәчеләр цифрлы фотоаппарат һәм савыт-сабалар җыелмасы да отарга мөмкин. Безнең районнан әлеге бүләкләрне уйнатуда алты кеше катнашуын хәбәр иткән идек инде. Кызганычка каршы,...

Төрле бәйгеләрдә, шул исәптән газета-журналарга язылучылар арасында үткәрелгән акцияләрдә даими катнашучы, һәрвакыт эзләнүдә булган тынгысыз җанлы, җитез Исламия ханымга лаеклы бүләген без Чүти мәктәбендә узган Халыкара туган тел көненә багышланган төбәкара семинарда тапшырдык. Игътибар иткән булсагыз, призлар уйнатуда катнашучыларның күбесе укытучылар. Чөнки алар күп укырга, мәгълүматлы булырга омтыла.
- Газета-журналлар укыр­га яратуым катнашыр­га өндидер бу бәйгедә. "ТАТМЕДИА" сайты белән һәрдаим танышып торам. Яңалыкларны да сайтлар аша беләм. Ә менә газета-журналларны кулыма тотып укырга яратам. Шуңа да аларга күпләп язылабыз. «Кайбыч таңнары», «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп», «Ялкын», «Сабантуй», белән бергә башка төрле газета-журналлар да алдырабыз, - диде Исламия Мусина. - Язылган газета-журналлар арасында өлкән буын - әние­без укый торган, кызыбыз өчен яздырылган басмалар да бар. «Почта гына хәзер сирәк килә, элек һәркөн газета-журналлар китерәләр иде» - дип искә алабыз. "Языл һәм телевизор от!" акцияседә һәр елны катнашам. Зур-зур бүләкләр отканым юк әлегә, әмма менә өченче тапкыр кызыксындыру бүләгенә лаек булдым. «Кайбыч таңнары», «Татмедиа» дигән язулы кружкалар чәй эчкән саен үзләрен искәртеп торалар. Бик тә күңелле! Ә менә матбугатка бүләк оту өчен генә язылмыйм, мөмкинчелек бар икән - катнашам. Бәйгене оештыручыларга, бүләк өләшүчеләргә рәхмәт! Матбугатсыз яшәүне мин күзалламыйм да!
Сез дә Исламия ханым кебек бәхетегезне сынап карый аласыз. Моның өчен вакытлы матбугатка язылу кампания­сендә актив катнашырга, «Кайбыч таңнары»на, кимендә өч газета-журналга язылып, квитанцияләрне акцияне оештыручыларга юлларга кирәк. Безнең урамда да бер бәйрәм булыр әле дигәндәй, киләчәктә төп приз Кайбычка кайтыр әле!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев