Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бәрлебашыннан сугыш ветераны Евдокия Вакатова 8 мартта ике бәйрәмне бергә билгеләп үтте

Бәрлебашы авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Евдокия Вакатова Халыкара хатын-кызлар көнендә туган. Әле бу көнгә иртәрәк булса да, өеннән бер дә кунаклар өзелми аның. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан чыгарылган юбилей медале белән бергә аңа чәчәк бәйләме дә бүләк итте.

Сугыш һәм хатын-кыз сүзен берничек тә янәшә куеп булмый кебек. Әмма чынбарлыктан качып булмый шул. Авыр сугыш елларында гүзәл затларыбыз да, кулларына корал алып, яу кырына киткән.

- Әниемнең: "Кызым, сиңа армиягә повестка килгән!" - дип әйткән сүзләре әле дә колагымда чыңлый кебек. Мин шул сүзләрдән соң аңымны югалтып егылганмын. Аңа кадәр ике абыем фронтка киткән иде инде. Курскийда зенит-артиллериячеләр отрядына эләктем. Безне, илебезнең төрле почмакларыннан җыелган япь-яшь кызларны зенит җайланмалары, пулметтан, карабин, автоматтан атарга өйрәттеләр. Эшелон белән Германиягә алып киттеләр, күп тапкырлар дошман һөҗүменә дучар булдык. Бөек Җиңүне Германия җирендә - Берлинга ерак түгел Одер елгасы буенда каршыладым, - ди ветеран үзе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев