2016 елның 18 гыйнварына алынган мәгълүматларга караганда, Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы линиясе буенча быел республикада 21 программа тормышка ашырыла. Әлеге программаларның барысы да Татарстан Министрлар Кабинеты карарлары белән расланган. Кайбыч шул программаларның унөчендә катнаша, моның өчен хөкүмәттән 65 миллион 588 мең сум акча карала. Бу хакта дүшәмбе...
Бүген безнең Кайбычта да бу программалар турында белмәгән, ишетмәгән кеше юктыр. Алар районыбызның барлык авыл җирлекләрен дә колачлый. Аның нигезендә авылларда күп функцияле үзәкләр, модульле ветеринария пунктлары, балалар бакчалары, фельдшер-акушерлык пунктлары, спорт мәйданчыклары сафка баса, мәктәпләргә, сәламәтлек саклау учреждениеләренә ремонт ясала, урамнар яктыртыла, яңа парклар һәм скверлар барлыкка килә. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин әйтеп узганча, Татарстан узган елгы кризис чорында да төзелешләрне туктатмады, аларның барысы да халык өчен кирәкле, авылларыбызның киләчәген өметле итә, яңа сафка баскан биналар аңа ямь бирә. Кайбычның иң зур мактанычы - Татарстан Президенты катнашында ачылган "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексы! Кышкы каникуллар вакытында анда Мәскәүдән, Казаннан, Чувашиядән, Ульян каласыннан кайткан кунакларны да очратырга да була иде. Күбесенең фикере шундый: авылда бассейнда коенабыз дигәч, шәһәрдәге дусларыбыз ышанмыйлар да хәтта. Цивилизация авылга да килеп җитте шул. Бездә дә бар мондый комплекслар, әмма Кайбычныкына җитми инде. Татарстан - Россиядәге иң алдынгы төбәкләрнең берсе.
Алексей Макаров чыгышыннан күренгәнчә, 2016 елда да Кайбычта төзелешләр туктамаячак. Быел Хөкүмәт программасы нигезендә безнең районда түбәндәге эшләр башкарыла:
- Олы Тәрбит авылындагы балалар бакчасына капиталь ремонт;
- Кошман, Иске Тәрбит авылларында спорт мәйданчыклары төзелеше;
- Бәрлебаш авылында 50 урынга исәпләнгән күп функцияле үзәк төзелеше;
- Олы Подберезьедагы мәдәният йортына капиталь ремонт;
- Кече Кайбыч авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелеше;
- авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә капиталь ремонт, Олы Подберезьеда модульле ветеринария пункты төзелеше;
- Борындык, Кече Мәме, Федоровскоеда - 100, Арыслан, Ульянковода 200 урынга исәпләнгән фермаларга капиталь ремонт;
- Олы Подберезье мәктәбе котельныена ремонт;
- Соравыл, Чүкри-Алан авылларын су белән тәэмин итү;
Колаңгы станциясендә яңа урамга газ кертү;
- Олы Кайбыч, Хуҗа Хәсән, Кошман, Олы Урсак авыл җирлекләрендә урамнарны яктырту;
- Ульянково, Олы Подберезье авыл җирлекләре биналарынна капиталь ремонт.
- Олы Кайбычта Парклар һәм скверлар елы кысаларында сафка баскан яңа паркны төзекләндерүгә җиде миллион сум акча карала.
Алексей Макаров Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы линиясе буенча Кайбычның өч программада катнашуын әйтеп узды, моның өчен 42 миллион 916 мең сум бүлеп бирелә. Аерым алганда, Олы Кайбычта гомуми файдаланудагы автомобиль юлларын ясалма яктырту, Олы Кайбыч, Шүширмә, Федоровское, Олы Тәрбит, Чүти, Ябалак, Иске Чәчкаб, Кошман, Кече Подберезье, Арыслан, Кече Кайбыч авылларындагы юл-урам челтәрен ремонтлау - вак таш җәю карала. Ә Олы Кайбыч, Иске Тәрбит, Кошман, Бортас, Олы Урсак, Надеждино авылларында алдан билгеләнгән урамнарга асфальт җәелә.
Нет комментариев