Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Быелгы Кайбыч Сабан туе алдагы еллардан ничек аерылып торачак?

Татар халкының йөзек кашы булган милли бәйрәмебез Сабантуйга санаулы гына көннәр калып бара. Бәйрәм узучы барлык авылларда да хәзер аңа тулы әзерлек бара. Быелгы бәйрәмнең үзенчәлекләре белән сезне, хөрмәтле укучыларыбыз, район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев таныштыра.

- Без Сабантуйга ел саен нык­лап әзерләнәбез. Халкыбыз рәхәтләнеп күңел ачып, ял итсен өчен бу юлы да әзерлек эшләрен алдан ук башлап җибәрдек, - диде Рәмис Рафисович. - Гадәттә июнь башларында узучы бәйрәм, Рамазан ае туры килү сәбәпле, 1-2 июльгә билгеләнде. Бу хакта Татарстан Президенты Указы да дөнья күрде. Быел ул районнарда 1 июльдә шимбә көнне, ә авылларда якшәмбедә үткәрелә. Нигездә чуваш дусларыбыз яшәүче һәм көрәштә батырлары белән дан тоткан Кече Мәме авыл җирлегендә яшәүчеләрнең үтенечен искә алып, анда бәйрәм җомга көнне 30 июньдә көндезге сәгать бердә уза. Быел ул авыл уртасындагы кибет янындагы мәйданда үткәрелә.
Кайбыч Сабантуйларына табигыйлык хас, халкыбызның гореф-гадәтләре ачык чагылыш таба анда. Быел да читтә яшәүче якташларыбыз, кунакларның күп булуы көтелә. Сабантуй иртәнге сәгать унда башлана. Ә аңа кадәр авыл җирлекләренең яшәү рәвешен күрсәткән кунакчыл йортлар белән танышу була. Башка еллардан аермалы буларак, ул көн дәвамында эшләячәк. Киң күңелле якташыбыз Рәшит Ярхәмов анда табын әзерләүгә спонсорлык ярдәме күрсәтә, шуңа да теләгән һәр кеше кайнар чәй һәм тәм-том белән сыйлана ала.
Хезмәт алдынгыларын бүләкләү -иң күңелле мизгелләрнең берсе ул. Мәйданда йөзгә якын хезмәт алдынгысы хөрмәтләнәчәк. Ат чабышларын, милли көрәшне халкыбыз аеруча яратып карый, төрле уеннарда актив катнашалар. Район Сабантуенда җырчы Динә һәм Рафаэль Латыйповлар, үзебезнең сәнгать осталары чыгыш ясаячак. Балалар өчен аттракционнар эшли, сәүдә гөрли.
Олы Урсак, Борындык, Мөрәле, Кошман, Ябалак, Куш-Күлдә дә Сабантуй 10.00 сәгатьтә башлана. Кайбер авылларда ат чабышлары да үткәрелә. Узган ел Ябалакта бәйрәм бик күңелле узды, быел да шулай булачак. Анда бәйрәм ат чабышыннна башлана. Ринат Рәхмәтуллин иң матур җырларын бүләк итәчәк.
Куш-Күл авылы янында ямьле Гөбенә елгасы буендагы Сабантуй районда узганыннан бер дә калышмый. Бик күп авылларны берләштерә ул. Кече Мәме, Олы Урсак, Мөрәледә бәйрәм авылның үзендә, ә башкаларында табигать кочагында уза. Кунакчыл Кайбыч Сабантуйларына рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Быелгы Кайбыч Сабан туе алдагы еллардан ничек аерылып торачак?