Чүти авылына Россия Президентыннан хат килде
Чүти авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Нурулла Алиев Яңа ел көннәрендә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Юбилярны котларга район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина килгән иде. Ул Нурулла ага Алиевка Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның котлау открыткаларын, истәлекле бүләген тапшырды.
- Сезнең буын кешеләре алдында без, яшьләр, тыныч тормышта яшәвебез белән гомергә бурычлы. Сезнең алда баш иеп, олы рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Алдагы тормышыгыз исәнлектә, тигезлектә, муллыкта, балаларыгыз, онык-оныкчыкларыгызның хөрмәтен һәм ихтирамын тоеп үтсен, - диде Эльвира Заһидуллина юбилярга бүләк тапшырып. Бу хакта тулырак газетабызның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев