Элемтәдә – “Мәрхәмәтле телефон”
Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан игълан ителгән "Мәрхәмәтле телефон" акциясе районда оешкан төстә узды.
Кесә телефоннары социаль хезмәтләрдә исәптә торган, социаль хезмәткәр беркетелгән әби-бабайларга тапшырыла. Әле шушы көннәрдә генә район башкарма комитетының оештыру бүлеге начальнигы Дания Бәдретдинова, район социаль яклау бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Ләйсән Галләмова, район мәшгульлек үзәге начальнигы Игорь Канашов Олы Кайбыч авылында яшәүче Кәримә һәм Әгъзам Нуретдиновларга, Сабира Гыйззәтуллинага кәрәзле телефон тапшырдылар.
Мондый кәрәзле телефоннар район буенча 13 кешегә бирелде. Бу телефонның арткы ягында кызыл төймә урнаштырылган. Әлеге төймәгә "112" номеры кертелгән. Шул төймәгә басып, алар тиз арада табиб чакырта, полициягә, янгын сүндерү частена, социаль хезмәткәргә, психологка мөрәҗәгать итә ала. Бу телефоннарга бушлай сим-карталар урнаштырылган. Өлкәннәргә әлеге телефоннан файдалану тәртибен бәйнә- бәйнә аңлаттылар. Алар куллану өчен бик гади.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев