Елның иң яхшы укытучысы – Мөрәледә
Күркәм традициягә әверелгән, ел саен үткәрелеп килүче "Ел укытучысы" район бәйгесе 28 февральдә нәтиҗәләргә йомгак ясады. Иң тәҗрибәле мөгаллимнәр әлеге исемгә лаек булыр өчен бар көчен куйды.
Өч этапта (мәктәп, зона, район турлары) узган бу чарада 18 лаеклы остаз катнашты. Зона турларында катнашучыларны сәламләгәннән соң иҗат, осталык һәм һөнәрилек бәйрәме башланып китте. Район мәктәпләре укытучылары - класс сәгате барышын һәм дәрес башлау тәҗрибәсен күрсәткән Алсу Лотфуллина, Гөлия Булатова, Сергей Козлов, Люзия Абдуллина, Земфира Насыйбуллина, Николай Волков, Татьяна Пантелеева, Резидә Сайранова, Алина Козлова, Виктор Яковлев, Рәйсә Бикмуллина, Фирүзә Мәүләнбәкова истәлекле бүләкләргә ия булды.
Финалга узган алты конкурсант район мәдәният йортында узган бәйгедә ярышуларын дәвам итте. Һәр катнашучы жюрига визит карточкасын тәкъдим итте, ягъни үзе белән таныштырды. Конкурсантлар хакында видеороликлары аша да шактый мәгълүмат тупларга мөмкин иде. Тик шулай да Зур Подберезье мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Любовь Кошкина тәкъдим иткән, мөгаллимнең укучылар белән бергә оештырган "тере" чыгышы күпкә отышлырак һәм кызыклырак дип табылды.
Хуҗа Хәсән мәктәбендә татар теле фәненнән белем бирүче Резедә Матвеева әзерләгән авыл тормышы һәм аның халкы турында "Мастер-класс" та тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителде. "Ничек детектив булырга?" - Олы Кайбыч мәктәбенең татар теле укытучысы Алcу Хәмидуллина укучылары шул хакта фикер алышты.
Конкурс "Ата-аналар җыелышы" белән тәмамланды. Әни кешегә үсмер кызына ахирәт ролен үтәү кирәкме? Үсмер улы каршында анага "йомшак", я "көчле" булырга кирәкме? Алсу Хәмидуллина тәкъдим иткән әлеге актуаль педагогик проблема буенча залда утыручыларның барысы да үз фикерләрен җиткерде.
"Ел укытучысы - 2014" район бәйгесе җиңүчесе дип Мөрәле мәктәбенең физик культура укытучысы Фрат Җиһаншин игълан ителде. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин бәйгедә катнашкан мөгаллимнәргә рәхмәт сүзләре җиткерде һәм җиңүчене 30 мең сумлык сертификат белән бүләкләде. 2нче урында - Любовь Кошкина (Зур Подберезье мәктәбе), 3нче урында - Алсу Хәмидуллина (Олы Кайбыч мәктәбе). Алар 20-30 мең сумлык акчалата бүләккә ия булды. Конкурс лауреатлары Мария Пашанинага (Надеждино мәктәбе), Резедә Матвеевага (Хуҗа Хәсән мәктәбе), Рәфия Кәлимуллинага (Борындык мәктәбе) шулай ук район башлыгының акчалата бүләге тапшырылды.
Җиңүче һәм призерлар "Татарстан Ел Укытучысы-2014" республика бәйгесенең 19-20 март көннәрендә Буа шәһәрендә узачак зона турында кабат үз көчләрен сынаячак. Уңышлар телик үзләренә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев