Федоровское урта мәктәбендә 14 миллион сумлык капиталь төзекләндерү эшләре бара
Әле уку елы тәмамланырга да өлгермәде, Федоровское урта гомумбелем бирү мәктәбендә яңа уку елына әзерлек башланып та китте. Монда апрельдән үк инде капиталь ремонтка тотындылар.
Шушы авылда озак еллар буена колхоз рәисе булып эшләгән Евгений Тутаев исемен йөртүче бу мәктәп 1974 елда ук төзелгән булган инде. Әнә шул еллардан бирле мәктәпкә вак-төяк ремонт ясалса да, болай зурдан кубып, миллион сумнарга ремонт үткәргәннәре булмаган әле.
- Утыз ел элек һәм аннан соң төзелгән мәктәпләрне ремонтлау программасына кердек без. Моның өчен район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга рәхмәтебез зур. Ремонт өчен республика бюджетыннан 14 миллион сумга якын акча бүлеп бирелде, - диде мәктәп директоры Михаил Серяков. - Моңа барыбыз да -мәктәп коллективы да, ата-аналар да, авылдашлар да бик шатландык. Мәктәбебез зур, укучылар саны да чагыштырмача югары. Безгә тугыз авылдан килеп укыйлар. Сигез төрле милләт баласы белем ала. Милләтләр дуслыгының чын үрнәге ул Федоровское мәктәбе. Әле алай гына да түгел, мәктәп эченә урнашкан балалар бакчасына да ремонт ясалачак.
Хәзер биредә төзелеш тулы куәтенә дәвам итә. Төзүчеләр мәктәпнең түбәсен алыштырырга, стеналарын тышкы яктан җылытып, металл сайдинг белән тышларга, нигезләрен ныгытырга, җылыту системасын, электр чыбыкларын, тәрәзәләрне, ишекләрне алыштырырга өлгергән инде. Быел вентиляция куелачак санузел бүлмәләрен узган ел уңайлы мохит программасы буенча эшләткәннәр. Бүгенге көндә коридор, класс стеналарын гипслы картон белән тышлап, обой ябыштыралар, буйыйлар, асылмалы түшәм ясыйлар. Монда эшләүче җиде бригаданың һәркайсына аерым участок билгеләнгән. Спортзалындагы алты метр биеклектәге стеналарны тигез итеп штукатурларга кирәк. Укытучылар кабинетларына обойны үзләре сайлаган. Актлар залын ремонтлаучы Евгений Коршунов бригадасы аны 24 июньгә - чыгарылыш кичәсенә өлгертергә вәгъдә бирә. Эшне тагын да тизләтү өчен буяу эшләренә башлангыч класслар, музыка, инглиз теле укытучыларын җәлеп иткәннәр.
Бу мәктәптә әле күптән түгел генә заманча итеп төзелгән спорт мәйданчыгы да файдалануга тапшырылган иде. Хәзер ул укучыларның яраткан урынына әйләнгән. Биредә аерым мини-футбол кыры, баскетбол, волейбол мәйданнары, тренажерлар өчен аерым мәйдан бар. Республикада мәдәният йортлары, сәламәтлек саклау учреждениеләре, мәктәпләр, торак йортлар төзү программалары кабул ителүе авылларга гүя яңа сулыш өрде. Бу безнең район мисалында да ачык күренә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев