Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Федоровскоеда җыелыш капиталь ремонттан соң яңа ачылган мәдәният йортында узды

Авыл җирлегенең 2014 елдагы эшчәнлегенә багышланган җыелышка килүчеләрне фоейда җыр-биюләр белән каршы алдылар, анда өлкән яшьтәге апалар, биюгә оста укучылар чыгыш ясады. Федоровскоеда яшәүчеләр җыр-биюләргә сусаган шул, чөнки 1978 елда төзелгәннән соң бер тапкыр да ремонт күрмәгән салкын клублары капиталь төзекләндерүгә ябылган иде.

Авыл халкының шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да килгән иде.

-Федоровское авыл җирлегендә дәүләт программалары нигезендә һәм район ярдәме белән социаль яктан әһәмиятле обьектларны ремонтлау буенча зур эшләр башкарылды,- диде ул отчет җыелышы вакытында.- Мәктәбегез бүген танырлык түгел, аңа былтыр 18 миллион сумлык ремонт ясалды һәм ул капиталь ремонт буенча республика мәктәпләре арасында үткәрелгән бәйгедә җиңүче дип табылды. Балалар бакчасы да шунда урнашкан. Былтыр спорт мәйданчыгы ачылды, Картлар һәм инвалидлар йорты төзекләндерелде. Авылыгыздагы янгын сүндерү часте дә алдагы елларда ремонтланды. Бүген ике катлы мәдәният йортын файдалануга тапшырдык. Фельдшер-акушерлык пункты, китапханә, саклык банкы, полициянең участок уполномоченные, ветераннар Советы бүлмәсенең дә монда урнашуы авыл халкы өчен уңайлы. Урамнарны яктырту программасы сезнең авылга да килеп җитте, баганаларда төнлә дә ут яна. Боларның барысы өчен дә без Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәтлебез. Ул 2015 елда да, финанс кризисы булуга карамастан, дәүләт программаларының дәвам итәчәген белдерде.

Район башлыгы буш кул белән килмәгән: методист Зарема Турнаевага мәдәният йортына өстәл теннисы алу өчен сертификат бүләк итте.

-Хәзер бу мәдәният йортында искелекнең эзе дә калмады,- диде Зарема Турнаева.- Безгә ясаган шундый зур бүләк өчен хөкүмәтебезгә рәхмәтлебез. Күрәсезме, өлкән яшьтәге апаларыбыз ничек матур итеп җырлады! Колаңгыдагы "Радуга" ансамбле кебек аларны халыкка таныту өчен күп эшлисе бар әле. Костюмнар да кирәк булачак, ә бүгенгеләрен Ульянководан алып тордык. Элек алар "Өченче буын энергиясе" исеме астында чыгыш ясаганнар, әмма үзләренә бу исем охшап бетми, шуңа да хәзер "Изге йөрәкләр" итеп үзгәрттек. Балалар һәм зурлар өчен бию түгәрәкләре, балалар курчак театры да оештырырга телим. Аппаратурабыз да яңа, бильярд та кайтарттылар.

Авыл җирлегенең ветераннар Советы рәисе Нина Моисеева үзләренә бүлмә бүлеп бирелүен ветераннар белән эшчәнлекне киң җәелдерергә мөмкинлек бирә дип саный. "Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршы алганда бу аеруча мөһим"- диде ул.

Ремонтны былтыр ноябрьдә башлап, кыска гына вакыт эчендә аны әнә шундый мәдәният сараена әйләндереп куйган Равил Җәләлиев җитәкчелегендәге төзүчеләр бригадасы адресына бик күп җылы сүзләр яңгырады.

Отчет җыелышында референдум буенча үзара түләү акчасын үзвакытында җыю, авылларның чисталыгы, сугыш каһарманнарының якты истәлегенә яңа һәйкәл төзү, аптека ачу кирәклеге һәм башкалар хакында сүз алып барылды. Фармацевт булса, шәхси эшмәкәр бүгеннән аптека ачырга әзер. Моның өчен дә бүлмәне мәдәният йортының икенче катыннан бирергә җыеналар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Федоровскоеда җыелыш капиталь ремонттан соң яңа ачылган мәдәният йортында узды