Футбол мәйданын бөтен республика төзи
Быел җәй Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага яңа футбол стадионы төзелеше мәйданында Кайбыч бригадасы да уңышлы эшли. Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгында 18 гыйнварга ясалган мониторингтан күренгәнчә, башкарылган эш күләме буенча районнар арасында безнекеләр икенче урында.
Узган атнаның җомгасында без Казанга юл тоттык, максатыбыз - төзелеш барышы, төзүчеләр бригадасы белән танышып кайту иде. Чистай урамы белән Ямашев урамы кисешкән урында, Казанка елгасы буенда төзелүче әлеге стадион - илебездәге иң зур һәм тиңдәше булмаган спорт объектларының берсе. Җәйге уеннар башланырга санаулы гына айлар калып бара, шуңа да аны вакытында өлгертү өчен төзүчеләргә ярдәмгә Татарстанның барлык районнарын да җәлеп итәргә булдылар. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та бу хактагы видеоконференцияләрнең берсендә стадион төзелешенең уртак эш булуы һәм анда бөтен республиканың өлеше керергә тиешлеген әйткән иде.
Футбол стадионы төзелеше мәйданы янында мине Кайбыч бригадасы җитәкчесе Рамил Нуруллин каршы алды.
- Без биредә узган елның ноябрендә эшли башладык. Хәзерге вакытта төзүчеләребез бетон эшләре, штукатурлау, кирпечтән стена өю кебек эшләрне башкара. Көннәр буена ачык һавада салкында эшләсәк тә, зарланмыйбыз, объектны вакытында өлгертергә кирәк бит. Стадион дүрт өлешкә бүленгән, аның көнчыгыш, көнбатыш, төньяк, көньяк өлешләре бар. Без, кайбычлылар, шуның төньяк өлешендә эшлибез. Биредә бассейн, кафе, спорт заллары һәм башкалар урнашачак. Район җитәкчелеге эшчәнлегебез белән даими танышып тора, - диде ул.
Стадионда сәүдә һәм күңел ачу үзәкләре, балалар шәһәрчеге, ресторан, төнге клублар, спорт-бар, футбол атрибутикасы кибете, "Рубин" футбол клубы музее һәм башкалар булачак. Ә төзүчеләргә куелган иң зур таләп - сыйфат. Киләчәктә футбол чемпионаты узачак бар шәһәрләрдә дә өстән караганда су лилиясен хәтерләтүче шундый зур стадион булдырырга җыеналар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев