Авыл җирендә элек-электән капка бикләп йөрү гадәте булмаган. Күршеләрегезгә кергәч, аларның ишеккә келә генә элеп яки таяк терәтеп чыгып китүләренә дә тап булганыгыз бардыр. Бер керәсең, ике, ә ишектә һаман таяк терәлгән, ачкыч белән бикләнмәгән йозак эленеп тора. Бикләнсә дә, ныклабрак карасаң, яшереп куйган ачкычны да тиз табарга мөмкин. Ул...
Ульянково авылында булган хәл дә алда язылганнарның ачык мисалы. Ямьле язның бер көнендә машина-техника паркы янына килеп туктаган җиңел машинага да, аннан зур-зур сумкалар тотып төшкән өч хатынга да әлләни игътибар итмиләр алар. Өйдән өйгә кереп, мамык шәл, җылы бияләй-оекбашлар, башка шундый товарлар сатучылар еш булмаса да, ара-тирә күренгәләп китәләр. Бу хатыннар да өй саен йөри, авылда сатылучы буш йортлар булу-булмавы белән дә кызыксыналар. Өлкән яшьтәге ирле-хатынлы Сундуровларга да керәләр, әмма, ачык йөз күрсәтмәгәч, бик тиз борылып чыгып китәләр. Урамнарда ят кешеләр йөрүен авыл җирлеге башлыгы Фәридә Сундурова да күреп ала һәм шунда ук авылдашларын кисәтә: алар белән бернинди дә алыш-биреш ясамаска, өйгә кертмәскә.
Шулай да теге хатыннарның икесе,чегәннәр, Нина белән Александр Кайсаровлар яшәгән йортка керергә өлгерә. Яше сиксәннән узган Нина әби кухняда үзе генә була, ә гомер иткән ире Александр Петрович бакчада кайнаша. Ишек янына басып, берсе әбине сөйләндерә башлый, тормышы турында да сораша, сәламәтлеге белән дә кызыксына, кыскасы, теле телгә йокмый. Соңыннан әбинең кызы Ольга Сяплина әйткәнчә, күрәсең, алар шул юл белән аны кухняда озаграк тоткарларга тырышкан, бәлки, гипноз алымы да кулланганнардыр. Берсенең зал ягына чыгуын абайламыйча да кала әби. Халыкны ничек кирәк шулай алдап йөргәне өчен суд каршысына басып, төрмәдә дә утырып чыккан Таисия Прокопьева икәнлеген кайлардан гына белсен соң ул?!
Чакырылмаган кунакны озатканда, зал ягыннан чыгучы хатынны күргәч кенә сагаеп кала Нина әби. Боларның икесе дә ут капкандай каударлана, ашыга-ашыга чыгып чабалар. Аларның юньле ният белән йөрмәүләрен чамалап, өйгә керүгә шифоньерын ачып карый: акчаларыннан җилләр искән. Каушавыннан нишләргә белмәгән әби тизрәк шушы авылда яшәүче кызы Ольга Александровнага шалтырата, ә ул, үз чиратында, Кайбыч полициясенә. Район прокуроры ярдәмчесе Илмас Гарәфетдинов судта сөйләгәнчә, алар бу йорттан 33 мең сум акча урлап качкан. Бәхеткә, безнең оперативниклар Таисия Прокопьеваның эзенә тиз төшә: берничә көннән соң аны Чувашия Республикасында тоткарлыйлар. Шуның белән бу мәкаләгә нокта да куярга булыр иде. Әмма, әлеге вакыйга бөтенләй башка юнәлешкә кереп китә. Нәкъ кинодагы кебек. Хәер, кинодагы вакыйгалар да тормыштан алына бит, чынбарлыкны чагылдыра.
Суд каршына басты
Җиңел ысул белән баерга теләгән бу аферист хатынга, әлбәттә инде, җинаять эше ачалар. Тикшерүне Кайбыч полициясенең тикшерү төркеме начальнигы, юстиция майоры Марат Идрисов алып бара. Сорау алу вакытында Новосибирск өлкәсеннән килгән бу хатынның наркотик матдәләргә бәйләнеше өчен җиде ел буена төрмәдә утырып чыкканлыгы да мәгълүм була. Ил буйлап шулай кеше талап йөргәне өчен дә ирегеннән мәхрүм итәчәкләрен бик яхшы аңлаган кырыгалдар бу юлы ничек тә җаваплылыктан качу юлын эзли башлый, төрле хәйләләр кора. Зур акчалар бәрабәренә, майордан үзен җибәрүен ялына. "Зинһар өчен, начальнигыңа мине чыгып качты, дип әйт, Кайсаровлардан акчаны башка кешеләр урлаган диген, гаебемне башкаларга аудар, сиңа ышанырлар." Әнә шулай үгетли-үгетли, бернинди шик-икеләнүсез тикшерү группасы начальнигы өстәленә бер уч алтын чыгарып сала ул. Ниләр генә юк анда: алтын муенса да, туй балдагы, кыйммәтле ташлар белән бизәлгән йөзекләр дисеңме, барысы да бар! Бу кадәр алтынны үз көче белән эшләп тапмаганлыгы көн кебек ачык, кыскасы, урланган әйберләр сериясеннән. Дәүләт гаепләүчесе төзегән исемлектә аларның саны төгәл күрсәтелгән, ә гомуми суммасы 90691 сум итеп бәяләнгән. Ләкин безнең майор чит кеше байлыгына кызыга, хезмәт урыныннан явыз нияттә файдалана торганнардан булып чыкмый шул. Киресенчә, хатынны ачуланып, бу гамәленең законга туры килмәвен кисәтә. Юк шул, төрмәнең ни икәнлеген белгән, лаеш шулпасын күп эчкән хатын тукталып калмый, ничек тә майорны үз ихтыярына буйсындырырга тырыша. "Бу алтыннар гына канәгатьләндермәсә, мин сиңа акча да алып кереп бирәм. Җинаять эше генә ачма, тикшерүне туктат, синең өчен берни дә кызганыч түгел", -дип сөйләнә-сөйләнә урамга чыгып китә. Әлбәттә инде, аны күз уңыннан ычкындырмыйлар. Ул чыккан арада полиция хезмәткәрләре, ришвәт бирү фактын дәлиләү өчен, тикшерүче кабинетына яшерен видеокамера урнаштыралар. Ярты сәгатьтән соң кире әйләнеп кергән карак хатын, шкаф ишеген ача да, тикшерүченең куртка кесәсенә 40 мең сум акча салып куя. Әнә шулай итеп, үзе дә сизмәстән, бер срок урынына икенчесен дә өстәп куя. Хәзер инде аны урлашканы өчен генә түгел, урындагы затка ришвәт биргәне өчен дә хөкем итәчәкләр. Бу көн кебек ачык.
Ришвәт тәкъдим итү факты буенча Югары Осландагы районара тикшерү бүлеге җинаять эше кузгата, ә гаепләнүчене кулга алалар. Россия Җинаятьләр кодексының 3 бүлегенең 291 нче маддәсе (урындагы затка ришвәт бирү) һәм 2 бүлегенең 158 маддәсенең "а", "в" пунктлары (алдан сөйләшү юлы белән кеше милкен урлау) буенча ачылган җинаять эше район судына тапшырыла. Берничә суд утырышы уза һәм Таисия Прокопьеваның гаебе тулысынча раслана. Аны биш елга гомуми режимдагы төзәтү колониясенә җибәрәләр, 3 миллион 920 мең 730 сум күләмендә штраф та түләргә тиеш була.
Язылганнардан чыгып, шуны әйтәсем килә: дөньяда кылган барлык кыек гамәлләрең өчен, иртәме-соңмы, барыбер җавап бирергә туры киләчәк. Кыңгыр эш кырык елдан соң да беленә ул. Без капчыкта ятмый, дигән халык мәкале дә бар бит әле. Авыл халкына да уяулыкны югалтырга ярамый. Чит кешеләрне өегезгә кертмәгез, аларның тасма телләренә ышанмагыз. Андый очракларда авыл җирлеге башлыгы, полиция хезмәткәрләре белән элемтәгә керергә кирәк.
Ә зур күләмдәге ришвәттән баш тарткан майор Марат Идрисов кебекләр - бар җәмгыятьнең горурлыгы ул.
Кайбыч полициясенең тикшерү төркеме начальнигы, юстиция майоры Марат Идрисов:
Без, хокук сакчылары, хезмәтебезне закон кушканча алып барабыз. Гаепләнүче ришвәт тәкъдим иткән вакытта да закон кысаларыннан чыгып эш иттем. Полициядә эшләү дәверендә төрле хәлләргә тап булсам да, мондый күренеш белән беренче тапкыр очрашуым. Бу очракта башка хезмәттәшләрем дә шулай эшләр иде, дип зур ышаныч белән әйтә алам. Аларның барысы да зур җаваплылык хисе тоеп эшли. Хезмәтебез катлаулы, без халык иминлеге сагында торабыз.
Полиция хезмәткәренең һөнәри батырлыгы ведомство җитәкчелеге тарафыннан югары бәяләнде. Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры, полиция генерал-лейтенанты Артем Хохорин кул куйган боерыкта мондый юллар бар: "Үзенә беркетелгән хезмәт вазифаларын намус белән үтәгәне, югары һөнәри осталыгы, инициатива күрсәткәне өчен Кайбыч полициясе начальнигы урынбасары, юстиция майоры Марат Рәшит улы Идрисовны министрлыкның Мактау кәгазе белән бүләкләргә." Ришвәттән баш тартканы өчен аны акчалата да бүләкләделәр.
Нет комментариев