Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Галиәсгар Камал театры артистлары Олы Кайбычка килде

5 август көнне Кайбыч районы мәдәният йортында Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары Мирхәйдәр Фәйзи әсәре буенча куелган "Галиябану" музыкаль драмасын күрсәтте.

Әлеге спектакль опера сәхнәсе йолдызы, үзе дә 1923-1933 елларда Татар академия театрында эшләгән Галия Кайбицкаяның 110 еллыгы уңаеннан тәкъдим ителде. Кайбыч тамашачыларыәлеге спектакльне яратып кабул итте. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин артистларга халык исеменнән зур рәхмәтен әйтте. Театр директоры Ильфир Якупов киләчәктә дә тамашачыларны гастрольләр белән сөендерәчәген искәртте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Галиәсгар Камал театры артистлары Олы Кайбычка килде